Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:15

Апрель аенда Google ширкәте интернетта зур шау-шу тудырган хәбәр таратты. Ул тәкъдим иткән җиһаз күзлек кебек күренә, ләкин чынбарлыкта ул күзлек кысасына куелган санак.


Урамдагы һава торышын белергә телисезме? Барасы урынга иң җайлы юл эзлисезме? Тиз генә интернетка керергә телисезме? Сезгә ошаган күренешне фотога алырга телисезме? Бу гамәлләрне Google уйлап чыгарган яңа җиһаз ярдәмендә тавыш белән генә боерык биреп тә башкарып була.

Җиһазның мөмкинлекләрен интернетта урнаштырылган видеода күреп була. Ул күзлек хуҗасының бер көнен тасвирлый. Күзлек ярдәмендә кеше һава торышын белә, социаль челтәрләрдә килгән хатларга җавап бирә, фотосурәт төшерә, метрога кергәндә, поездларның йөрмәве турында хәбәр ала, үзенә иң кыска маршрут сайлый.



Бу видео урнаштырылгач аны бер атна эчендә 10 миллионнан артык кеше карады.

“Тылсымлы” күзлек уң күз алдында урнаштырылган бер пыяладан тора. Анда экранда шикелле төрле хәбәрләр чыгып тора. Күзлеккә тавыш белән генә дә “боерып” була. “Акыллы күзлек” GPS, камера, микрофон, компас һәм башка хезмәтләр белән җиһазландырылган.

Идея һәм сату

Шунысын искәртик, мондый күзлек идеясе инде күптән булган. Андый күзлекләрне моңа кадәр фантастик фильмнарда күреп була иде. BBC мәгълүматына күрә, андый җиһазны үз вакытында Brother ширкәте дә эшләп караган, тик проектны япканнар. Sony, Microsoft, Apple кебек ширкәтләр дә моның белән шөгыльләнергә мөмкин.

"Тылсымлы" күзлек

"Тылсымлы" күзлек

Җиһазда нинди технологияләр кулланылуын Google хезмәткәрләре хәбәр итми. Мәсәлән, аның белән эшләү өчен өстәмә смартфон кирәкме, анысы да билгесез.

Кайбер аналитиклар фикеренчә, бу күзлекләрне күпләп сатуга инде быел чыгарырга мөмкиннәр. Google хезмәткәрләре әйтүенчә, күзлекләр әле сынау өчен генә ясалган һәм алар якын арада сатуга чыкмаячак. Ләкин бу күзлекне кигән берничә кеше инде күренгән. Мәсәлән, беренче булып әлеге күзлекне Google оештыручыларының берсе Сергей Брин сынап караган.

Күзлекләрнең күпме торуы да әлегә билгесез.

Зарары да була ала

Шунысы кызык, интернетта бу яңалык шактый тәнкыйтькә тартылды. Кайберәүләр фикеренчә, бу җиһаз кешенең иреген чикләячәк һәм аның дөньяга карашын тарайтачак.

Моның белән генә чикләнмичә, интернет кулланучылар пародияләр дә төшерә башлады. Мәсәлән, бу күзлекне кигән кешенең урамда экранга карап барганда баганага барып төртелү ихтималы күрсәтелә.



Яисә күз алдындагы экранның реклама белән чүпләнә алуы турында кызыклы видеолар ясалган.



Бу видеода әлеге күзлеккә Windows системы куелса, нәрсә була алганы фаразлана:



Чынлап та, гади кулланучыны бу җиһазны сатып алуга күндерү авыр булырга мөмкин. Чөнки мондый җиһазның таралуыннан беренче чиратта реклам бирүчеләр отачак.

Реаль һәм виртуаль дөньяның берләшүен аңлаткан “augmented reality” дигән төшенчә бар. Ахырсы ул акрынлап тормышка ашырыла бара.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG