Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:45

Сарытау татарлары феномены


Сарытау татарлары тормышы инкыйлабка кадәрге үсешне хәтерләтә. Милли тормыш кайный, татар байлары мәгарифкә ярдәм итә.

“Иң яхшы татар мәхәлләсе” дигән бүләк булса, Сарытау татарлары, һичшиксез, аңа беренчеләрдән лаек булыр иде. Сарытау татар мәркәзе саналган Казаннан ерак урнашса да, татар тормышы анда гөрләп тора. Сарытауда татар милли инфраструктурасы тулысынча булдырылган дияргә мөмкин.

Балага кечкенәдән үк милли үзаң сеңдерәләр. Калада милли балалар бакчасы, башлангыч мәктәп һәм гимназия эшли. Ә инде үсә төшкәч, яшүсмерләр “Сарытау” яшьләр оешмасы әгъзалары булалар. Иң югары баскыч: Сарытау татарларының милли-мәдәни мохтарияте. Болардан тыш, күптән түгел “Ак калфак” хатын-кызлар клубы эшкә керешкән.

Сарытау өлкәсенең үзендә төп халык булып татарлар гына саналмый. Татарлардан тыш башкорт, казакъ, алманнар өчен дә Сарытау җире чит-ят түгел.

Апрель башында өлкәнең губернаторы алышынды. “Бердәм Русия” фиркасе сайлауда “тиешле” процентларны җыйса да, Дмитрий Медведев указы белән Валерий Ипатов лаеклы ялга җибәрелде. Аның урынында хәзер яңа губернатор Валерий Радаев. Яңа губернатор җитәкчелегендә Сарытау татарларының ничек яшәвен белү өчен Казаннан бер төркем матбугат хезмәткәрләре, Бөтендөнья татар яшьләре җыены әгъзалары һәм яңа буын татар музыкасы вәкилләре Сарытауга юл тотты.

Сарытау татар мәктәбенә 20 ел

Зәкия Саласкина һәм Александр Богданов

Зәкия Саласкина һәм Александр Богданов

Мәктәпне беренче көннәреннән бирле Русиянең атказанган укытучысы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты әгъзасы Зәкия Саласкина җитәкли. Быел мәктәп эшчәнлегенә 20 ел тула. Мәктәптә укучылар татарлар гына түгел. “Кемнең әтисе татар, кемнең әнисе татар, кем үзен татар дип саный – алар безнең мәктәпкә керергә мөмкиннәр”, ди Зәкия Саласкина.

Ел саен татар теле конференцияләре үткәрәләр. Әлеге чарага өлкәнең иң яхшы укучылары һәм татар теле укытучылары җыела. Укучылар саны күп булганга, эшмәкәр Камил Әбләзев ярдәме белән өстәмә биш бүлмә сатып алынган. Татар гимназиясе өч тапкыр “Русиянең иң яхшы мәктәбе” грантына ия булган. Мәктәптә татар тарихы 10 һәм 11 сыйныфларда атнасына бер сәгать укытыла. Бинада шулай ук татар көнкүреше музее урнашкан. Татар, инглиз, урыс телләреннән тыш, балалар төрек һәм фарсы телен дә өйрәнә. Бу нисбәттән, гимназияда тюркология һәм Иранны өйрәнү бүлмәләре бар. Иң яхшы укучылар ел азагында Төркиягә һәм Британияга бару мөмкинлеге ала. Мәктәп дәүләт хисабында булса да, эшмәкәрләр бик нык ярдәм итә. Иң активларының берсе - Камил Әбләзев.

Камил Әбләзев Сарытауның иң бай кешеләреннән берсе

Камил Әбләзевне уенын-чынын бергә кушып “Сарытауның иң билгеле татары” дип атыйлар. “Профиль” журналының Сарытау өлкәсендәге иң бай кешеләр исемлегендә Камил Әбләзев өченче урында. Аның кулында урман хуҗалыгы, пыяла эшкәртү, төзелеш материаллары җитештерү комплекслары бар. Боларның барысы “Нарат” холдингына керә. Ул уңышлы эшмәкәр генә түгел, ә чын милләтпәрвәр дә. Өч баласын да дин кушканча үстерә, татар мәхәлләсенә шактый ярдәм күрсәтә, тарих фәнне кандидаты. Сарытау татарлары тормышында барган бөтен чараларга Камил Әбләзев ярдәм кулын суза. Бөтендөнья татар яшьләре җыены вәкилләре белән очрашуга ул үзе килә алмады, әмма аның фикердәше, бизнес-партнеры Александр Богданов “Азатлык” радиосы хәбәрчесе белән сөйләште.

Александр Богданов

Александр Богданов

“Камил Алим улы өчен иң мөһиме – тарихи чынбарлык. Тарихны дәүләт идеологиясенә туры китереп язу заманнары бетте инде. Русия тарихында татарларның роле тиешенчә бәяләнмәгән дип уйлыйм. Татарларның бүгенге Русия тормышында никадәр мөһим роль уйнавына шик юк. Хакимияттә утыручылар арасында да татарлар шактый. Эльвира Нәбиуллина, Рәшит Нургалиев – ачык мисаллар. Берсе икътисадны җитәкли, берсе - эчке эшләр министры. Казанның элекке мэры Камил Исхаков та Ерак Көнчыгышта Русия президентының вәкаләтле вәкиле булып торды. Бу килделе-киттеле вазифалар түгел, миңа калса. Мин үзем тарихны бик яратам. Тарих пропаганда коралы булып кына калмасын иде. Тарихны хәзер сәясәтчеләр сайлаулар алдыннан бик актив куллана башладылар. Мин гаделлек яклы. Депутат булучы кешеләр исемлек аша түгел, ә мандатны көрәшеп алырга тиешләр. Мин моны ике чакырылышта депутат булган кеше буларак әйтәм. Халыкны татармы ул, урысмы икәне бөтенләй борчымаска тиеш. Бүгенге думадагыларның берсенең дә халык күзенә күренгәне юк. Иң мөһиме, милләтара дуслык һәм гаделлек. Бәлки, кем белгән, татар кешесе дә Русия президенты булып куяр!”, дип сөйләде “Нарат” җәмгыяте президенты Александр Богданов.

“Сарытау” татар яшьләре берлеге

Сарытаудагы татар гимназиясе укучылары

Сарытаудагы татар гимназиясе укучылары

Рөстәм Гыйльметдинов – Казан егете. Казандагы Русия Ислам Университетының беренче чыгарылыш шәкерте. Ун ел элек Камил Әбләзев РИУга кунакка килгәч, Сарытау өлкәсенә гарәп теле һәм дин тарихы мөгаллимен җибәрүне сораган. Шуннан бирле Рөстәм Сарытауда яши. Гаиләсе дә биредә, балалары да үсеп килә. Килүгә “Сарытау” газетын ачкан. Әмма Алтын Урда турында язган мәкаләләр өчен газетны ябарга мәҗбүр булганнар. Башта мөгаллим булып кына эшләгән, соңрак мәктәпләргә йөреп ислам турында лекцияләр укып йөргән. Хәзер Сарытау архивында киңәшче вазифасын башкара. Күптән түгел Сарытауның мәгариф министрлыгында тьютор булып та эшли башлаган. Дини китапларга бәяләмә бирә. Сарытау Дәүләт Университетында гарәп телен укыта башлаган. Эшнең күләме зур булса да, төп максаты Сарытау татар яшьләрен берләштерү. Рөстәм “Сарытау” татар яшьләре җәмгыятен җитәкли.

Рөстәм кулы астында төрле милли-мәдәни чаралар оештырыла. Шулар арасында иң популярлары - татарча дискәтүкләр. Чарада катнашучыларның яшенә дә, тәрбиясенә дә шаккатасың. Төнге клуб ишеге алдында торучы исерек яшьләрне кертмәү дә каралган. Казанның татар дискәтүкләренә дә шуның кадәр күп кеше җыелмыйдыр.

“Сарытау” яшьләр берлеген Рөстәм Гыйльметдинов шәһәргә килгәннән бирле җитәкли. Яшьләр берлеге татарны тәрбияләүнең мөһим баскычы булып тора. Татар гимназиясен тәмамлаучылар шундук “Сарытау” мәхәлләсенә кереп китә. Вакыт үтү белән яшьләр бер-берсе белән таныша, гаилә кора. Ләкин “Сарытау” белән элемтәләрен өзми.

Сарытау өлкәсенең иң мәшһүр авылы Яковлевка

Яковлевка мәчете

Яковлевка мәчете

Базар-Карабүләк районында урнашкан Яковлевка авылы – Сарытау өлкәсендә иң зур татар авылы булып тора. Пензаның үз Әләзәне, Чуашстанның Шыгырданы, Мордовиянең Аккүле кебек данлыклы татар авыллары булса, Яковлевка авылы – Сарытауда беренчеләр рәтендә. Авылда ике меңләп кеше яши. Барысы да диярлек татарлар. Авылдан уңышлы эшмәкәрләр дә чыккан. Алар авыл тормышында әле дә катнашып тора. Мәчет салуда катнашканнар, хәзер мәдәният йортын торгызып маташалар. Авылның яртысы Тугушев фамилиясен йөртә. Калганнары – Кудашев, Дамаев, Акчуриннар... Акчуриннарның берсе – авыл башлыгы Наил абый белән авыл тормышы турында әңгәмә корып алдык.

“Авылдан укырга киткән яшьләрнең күбесе кире кайта. Авылда “Яковлевское” кооперативы эшли, өч меңнән артык мөгезле эре терлек үрчетәбез, шулар арасында 500 сыер. Сөтне эшкәртү белән дә шөгыльләнәбез. Соңыннан инде, аны Сарытауга, Пензага озатабыз. 25 тән артык шәхси эшмәкәр бар. Җомга саен бөтен район Яковлевка базарына җыела. Анда Пензадан, күрше районнардан килгән эшмәкәрләр үзләре җитештергән әйберләрне сатуга куялар. “Долина” һәм “Колос” ачык акционерлык җәмгыятьләре бар. Күршедә яшәгән авыллар бетеп барганлыктан, аларның җирләрен дә эшкәртәбез, бер квадрат метр җир дә буш тормый. Бездә халык эчми диярлек, шуңа күрә эшче кулларга кытлык юк. Динне тотарга тырышабыз. Мәчеткә йөрүчеләр күп. Ә кемнең күңелендә ислам бар, аңа аракы хәрәм санала”, диде Наил Акчурин.

Венера Салихова

Венера Салихова

Яковлевка авылының өч катлы мәктәбе дә буш тормый. Мәктәптәге балалар саны йөзгә якын. Даими рәвештә милли-мәдәни чаралар үткәрелә. Мәктәп мөдире Венера Салихова: “Безнең мәктәпне тәмамлаганнарның 70-80 проценты югары уку йортларына керә. Мәктәпнең горурлыгы Акчурин Сарытау консерваториясендә белем ала. 1990-нчы еллар җиткәч, татар теле керә башлады. Башта китаплар җиткерү бик авыр иде. Иске китаплар эләккәнгә күрә, кайбер укытучылар үз методикалары белән укытырга мәҗбүр булдылар. Дергач районында татарча безгә караганда матуррак сөйләшәләр. Аннан бер кыз укытучы булып килде, хәзер авылыбызда кияүдә инде. Аннары Казан теле белән безнең диалект аермасы да бар бит. Бүгенге әдәби татар теле безнең балалар өчен чит тел дип әйтсәм дә ялгыш булмас. Урыс һәм инглиз теленнән тыш, татар теле дә ят кебек тоела. Әти-әниләр каршы булган очраклар да булгалады, әмма вакыт белән онытылды. Мин үзем дә совет заманында үскән кеше буларак, татарча укый да, рәтләп сөйли дә белми идем. Конгресс юлы аша Казанга йөри-йөри камилләштердем, туган телебезгә сокландым”, диде.

Венера Салихова сүзләренчә, Яковлевканың Казан белән элемтәләре тиешле дәрәҗәдә түгел. Балаларны Казанга, еракка җибәрүчеләр бөтенләй юк. Әти-әниләр куркалар икән. Сарытау татар гимназиясе белән элемтәләр көчле. Фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашалар.

Сарытау татарлары чынлап та көчлеләр рәтендә. Моның белән килешмичә мөмкин түгел. Баланы милли җанлы итеп тәрбияләү өчен барлык шартлар тудырылган. Милләттәшләребез тормышы татарларның инкыйлабка кадәр эшчәнлеген хәтерләтте. Анда да милли тормыш кайнап торган, татар байлары мәгарифкә ярдәм күрсәткән. Сарытау татарлары да шул юлдан бара.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG