Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шеин: Әстерханда камералар тавышларның дөрес саналмаганын күрсәтә


Элекке намзәт Олег Шеин сайлау нәтиҗәләрен гамәлдән чыгаруны таләп итеп мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте
Элекке намзәт Олег Шеин сайлау нәтиҗәләрен гамәлдән чыгаруны таләп итеп мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте
Әстерхан шәһәр башлыгы урынына элекке намзәт Олег Шеин, Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Владимир Чуров һәм “Гадел Русия” җитәкчесе Сергей Миронов төне буе сайлау урыннарында видеога төшерелгән язмаларны карады. Шеин сүзләренә караганда, Әстерхан сайлау урыннарының кимендә яртысында тавышлар дөрес саналмаган.

Шеин һәм аның тарафдарлары сайлау нәтиҗәләренә каршылык белдереп инде бер айдан артык ачлык тота.

Бүген Чуров һәм Миронов видеоязмаларны карап бетерәчәк, соңыннан сайлау комиссиясе башлыгы аларга йомгак ясап үз белдерүен ясаячак.

Рәсми нәтиҗәләргә караганда, Әстерхан мэры сайлавында “Бердәм Русия” намзәте Михаил Столяров җиңгән дип санала.
XS
SM
MD
LG