Accessibility links

Кайнар хәбәр

Wikileaks’ны оештырган Эссанж “Russia Today” каналында тапшыру алып бара


Wikileaks сәхифәсен оештырып анда көнбатыш дәүләтләрнең кайбер серләрен ачкан Джулиан Эссанж Русиянең “Russia Today” телевидение каналында “Дөнья иртәгә” ("World Tomorrow") исемле тапшыруларын башлады. Аның бүген беренче кунагы Һизбулла хәрәкәте башлыгы Хәсән Насрулла иде. Беренче тапшыруга кемнең чакырылганы сер итеп тотылды.

Израил һәм АКШ Насрулланы террорчы дип саный. Һизбулла башлыгы интернет ярдәмендә Бейруттан сөйләде. Эссанж исә тапшыруны Лондонда билгесез бер урыннан алып барды.

Эссанжны Швеция үзенә тапшыруны сорый. Анда ул берничә хатын-кызны җенси эзәрлекләүдә гаепләнә. Британиядә ул фидия акчасына иреккә чыгарылган, әмма илдән китә алмый.

Насрулла халык алдына сирәк чыга. Бүгенге тапшыруда ул Һизбулла хәрәкәте Сүриядә тарафлар арасында сөйләшүләр юлы белән тынычлык урнаштырырга тели, АКШ һәм Израилгә исә “ватандашлар сугышы” кирәк, диде. Сүрия оппозициясе тыныч халыкны үтерә һәм хөкүмәт белән сөйләшергә теләми, диде Насрулла.
XS
SM
MD
LG