Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австралия гаскәрләрен Әфганстаннан бер елга иртәрәк чыгара


Австралия премьер-министры Джулия Гиллард, гаскәрләр Әфганстаннан планлаштырганнан бер ел алда, 2013 елның азагына кайтачак, дип белдерде.

Бүгенге көндә Әфганстанда Австралиядән 1500 хәрби хезмәт итә. НАТОга кермәгән илләр арасында Австралия – хәрби чараларга иң күп гаскәр җибәргән дәүләт булды. Хәрбиләрнең күпчелеге Орузган вилаятендә урнашкан. Хәрби чараларда Австралиянең 32 гаскәрие һәлак булды, 100дән артыгы яраланды. Илдә гаскәрләрне кайтару өчен хөкүмәткә басым арта бара.

НАТОның чираттагы саммиты май аенда Чикагода үтәчәк. Анда гаскәрләрне чыгару стратегиясе кабул ителәчәк. Австралия хәрбиләрен чыгару башланганчы, президент Хәмид Карзаи Орузган вилаятендә әфган көчләре иминлек булдыруны үз кулларына алырга әзер дип игълан итәргә тиеш, диде Австралия премьер-министры. Карзаи бу хакта алдагы айларда игълан итәр, дип көтелә.

Австралия гаскәрләренең күбесе киләсе елда илдә үтәчәк парламент сайлавына кадәр өйләренә кайтып бетәчәк, дип көтелә. Премьер бу карарның сәяси булганын кире какты. Премьер-министр Гиллард җитәкләгән лейбористлар фиркасенең халык арасында абруе төшә бара. Күпләр аның бу белдерүен сайлаулар белән бәйле, дип фаразлады.
XS
SM
MD
LG