Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара валюта фонды 2012 елга икътисади үсеш фаразларын игълан итте


Халыкара валюта фонды 2012 елда дөньяда икътисади үсеш көтелгәннән зуррак булачак, дип белдерде. Бүген игълан ителгән фаразларга караганда, үсеш 3.5% көтелә. Бу гыйнвар аенда әйтелгән саннан 0.2% югарырак.

Шулай ук 2013 елда үсеш 4.1% көтелә дип игълан ителде.

АКШ икътисадында 2012 елда үсеш 2.1% көтелә. Европада үсеш 0.3% артмаячак, диелде.

Фонд Европа илләре җитәкчеләренә финанс кризисны туктату чараларын күрүе өчен рәхмәтен белдерде.

Бу атнада Вашингтонда Халыкара валюта фонды һәм Дөнья банкының язгы утырышы үтәчәк.
XS
SM
MD
LG