Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 04:57

Вәкил Шәйхетдинов: "Милләтнең асыл шәхесләре иҗатка рухландыра"


 Вәкил Шәйхетдинов үзе ясаган Тәлгать Таҗетдин портреты янында

Вәкил Шәйхетдинов үзе ясаган Тәлгать Таҗетдин портреты янында

Уфадагы танылган татар кылкаләм остасы, Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Шәйхетдинов Казанга иҗат сәфәренә китте. Анда ул 20 апрель көнне чираттагы шәхси күргәзмәсен ача. Автор бу күргәзмәгә атаклы татарларның кырыкка якын портретын урнаштыра.


Уфадагы талантлы татар рәссамы Вәкил Шәйхетдинов ике ел чамасы элек яңа бер иҗат проекты өстендә эшли башлаган иде. Милләтнең асыл затлары, атаклы шәхесләре портретлары галереясен язуга кереште ул. Шул вакыт эчендә дистәләрчә әсәрен иҗат иткән ул. Аларны апрельнең 20сендә, иң беренче чиратта, Казанда, Милли-мәдәни үзәктә ачылачак күргәзмәсенә тәкъдим итә Вәкил әфәнде. Шушы сәфәре алдыннан талант иясе белән аның остаханәсендә гәпләшеп алдык. Рәссамның иҗат урыны урнашкан йорт кыегында – 13нче кат тәрәзәләреннән күзне камаштырырлык язгы кояш нурлары үтеп керә. Бар диварлар киң билгеле татарларның портретлары белән тулган.

Рәссам соңгы айларда язган портретлар арасында күренекле шагыйрьләр Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, мәшһүр җырчы Фәридә Кудашева, драматург Туфан Миңнуллин, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, танылган әдипләр Рабит Батулла, Ләбиб Лерон, Лена Шагыйрьҗан һәм башкалар бар. Портретларның байтагы алтмышынчы еллар башында Мәскәүдә Щепкин исемендәге театр училищесын тәмамлаган, бүгенге көндә бар татар-башкорт дөньясына танылган артистларга да багышланган.

Вәкил әфәнденең төрле жанрларда бердәй оста иҗат иткәне мәгълүм. Пейзажлар остасы да ул, жанр сурәтләре маһиры да, монументаль-декоратив юнәлештә дә искитмәле әсәрләре бар. Шулай ук портретлар язу остасы да В. Шәйхетдинов. портретлары өстендә эшен тәмамлап килә иде. Бу очрашуыбызда кылкаләм остасыннан портретлар язуның нечкәлекләре хакында тәфсиллерәк белергә булдым.


Атаклы шәхесләребезнең портретларын язучылар элек тә булды. Ә мин инде менә бүгенге замандашларыбызны күрсәтәсем килде, - ди Вәкил әфәнде. – Хәзер менә телевидениене карасаң да, башка якларны да, гел табыш алу максатын куеп эшләгән эшләр генә күрсәтелә. Ә менә үзебезнең арадагы тугры шәхесләрне күрсәтү азрак. Шуңа бу эшкә үз өлешемне кертәсем килә.

– Вәкил әфәнде, белүемчә, портретлар язуга һәммә рәссам да тотынмый. Шушы юнәлешкә кызыксыну юклыктанмы бу, әллә инде һәркемнең дә бу жанрга маһирлыгы булмауданмы?

– Монда икесе бергә бәйләнгәндер дип уйлым. Теге яки бу эшкә “тешең үтсә” генә дәртләнеп эшлисе килә ич. Шунда кызыксыну да була. Ә минем үземә килгәндә, портретларны гел эшләдем. Биюче дә бии-бии остара дигәндәй, портретлар эшләүдә дә тәҗрибә туплана.

– Ә бер портретны эшләү чама белән күпмегә сузыла?

– Төрлечә була. Кайчан бер-ике атнада да эшләп бетеп була, ә кайбер эш айларга да сузылырга мөмкин. Катлаулы иҗат ул. Табигать күренешләрен язу, йә булмаса натюрморт кебек сурәтләр төшергәндә, җиңелрәк. Бу тәңгәлдә кешене төшерү бөтенләй башка халәткә куя иҗатчыны. Чөнки син үзең язган кешенең холык-фигылен дә, күңел кичерешләрен дә тотып ала белергә тиешсең. Үзенчә бер бәйләнеш килеп туа аның белән. Хәтта портрет хуҗасы шул бәйләнешне туктатып, тәнәфес ясарга мәҗбүр итәргә дә мөмкин.

– Бер сөйләшүебездә Сез портрет язганда кешенең үзен дә якыннан яхшы белү нык ярдәм итә дигән идегез?

– Әлбәттә, шулай. Кайчагында үзем белмәгән кешеләрнең портретларын фотосурәтләрдән генә дә язарга туры килә. Менә анысы иң кыены. Әгәр кешене берничә тапкыр гына булса да күреп, аның белән ихлас сөйләшсәң, эш җиңел, рәхәт, тиз бара. Менә мисал өчен күренекле дин әһеле Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның портретын гына алыйк. Мин аның белән күп еллардан бирле якын аралашам. Шуңа да аның портретын язу да зур канәгатьлек бирде.

Равил Шәрәфиевне язу да җиңел бирелде миңа. Фәридә Кудашева вафат булгач, Казаннан аны озатырга килгән төркемдә ул да бар иде. Шунда якыннан таныштык. Равил Шәрәфиев, күбрәк юмор хисле образларны гәүдәләндерсә дә, тормышта аның шактый җитди, уйланучан, хисчән, фәлсәфи сагышлы кеше икәнен яхшы беләм. Фәридә апаны озатканда да хәсрәтле йөзен хәтеремә салдым. Шуннан аның образы киндер өслегендә менә шушы рәвешле уңышлы гына чыкты, дип уйлыйм. Равил аганың иҗат юлындагы кыенлыклар хакында да яхшы беләм. Артистларның язмышы хакында уйлана-уйлана язылды аның портреты да.

– Менә Туфан Миңнуллин портретын алыйк. Талантлы әдибебезне язганда аның дәүләт эшлеклесе булуын да чагылдыргансыз кебек?

– Туфан Миңнуллинны йә телевизордан, йә үзе ниндидер премьерасын күрергә Уфага килгәндә, сәхнәдән генә күргәнем бар иде. Шуңа да карамастан, аның портретын эшләү дә шактый җиңел барды. Туфан ага үзенең әдәби казанышлары белән генә түгел, ә бар булмышы – дәүләти һәм җәмәгать эшләре белән дә олпат шәхес. Минемчә, Туфан аганың акыл җилкәсенә халкыбыз хакына салган йөге галәмгә тиң. Портретта шуны да чагылдыру үзеннән-үзе килеп чыкты. Атаклы драматургыбызның күңел авазын, музыка коралы – орган торбаларына хас булган моң белән, Кол Шәриф мәчетенең күккә омтылган манаралары берникадәр әйтә аладыр. Галәм түрендә яңа туып килгән ай Туфанның иң мөһим башлангычы – татар милләте кодексының гамәлгә ашуына ышаныч булып тора. Ә портретның арткы сызыгында урын алган Сөембикә манарасы бу шәхеснең халкыбызның үткәненә, һәрдаим үзгәрешләргә дучар ителгән тарих язмалары аша түгел, ә үзенең төпле карашы булуын чагылдыра.

– Сезнең төрле һөнәр ияләре сурәтләре үзләре аерым образ кебек гәүдәләндерелгән. Һәр кешенең күңел түрендәге уй-хиссиятләрен аңлаганлыгыгыз турында фикер туа.

– Дөрестән дә шулай ул. Мин үземнең шушы эшләрдән торган күргәзмәмне дә, шартлы рәвештә, “Атаклы татарларның психологик портретлары” дип атарга булдым. Портретларым геройларының психологиясен, күңел халәтен бирергә тырышам. Югыйсә, кайбер рәссамнар портрет язабыз дип уйлап, гап-гади фотосурәтләр күчермәләрен генә эшләп куялар. Андый сурәтләр исә һич кенә дә чын сәнгать әсәре була алмый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG