Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Иран белән уртак фән һәм технология фонды оештырачак


Казанда бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Иран президенты киңәшчесе, Инновацияләр һәм технология өлкәләрендә хезмәттәшлек үзәге җитәкчесе Хәмидриза Әмириния белән очрашты.

Татарстанны Иран белән нефтехимия, фән һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлек кызыксындыра, диде Миңнеханов. Татарстан президенты ике ил арасында туры очышлар оештыру мөһим, диде.

Иран вәкиле Татарстан фәннәр академиясе һәм аның президенты Әхмәт Мәзһәров белән хезмәттәшлек турында сөйләшүләр бара, дип Казанның Завойский исемендәге физика-техник институты ачышларына югары бәя бирде. Ике ил арасында хезмәттәшлекне биш төп өлкәдә – нанотехнологияләр, биотехнологияләр, мәгълүмат технологияләре, шулай ук нефтегазохимия һәм сәнәгать җиһазлары өлкәләрендә алып бару күздә тотыла.

Миңнеханов Иран кунагы белән уртак фән һәм технология үзәген булдыру ниятен дә белдерде. Иран вәкиле яңа оешманы ачу өчен бер миллион доллар бирә алуын әйтте.
XS
SM
MD
LG