Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Галимҗан Ибраһимов искә алынды


Конференция ачылышы
Конференция ачылышы

17 апрельдә Казанда танылган язучы, галим, тарихчы, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 125 ел тулуны зурлап искә алдылар. Шушы максаттан дөньяның төрле илләреннән килгән галимнәр, “Галимҗан Ибраһимов мирасы һәм төрки дөнья” халыкара фәнни-гамәли конференциядә әдипнең төрле юнәлештәге эшчәнлегенә бәя бирде.


Галимҗан Ибраһимов 30 еллык иҗат гомерендә 20ләп хикәя, 4 роман, 5 повесть, аерым китап булып чыккан 12 фәнни хезмәт, 500гә якын тәнкыйди һәм публицистик мәкалә, тел һәм әдәбият буенча дистәдән артык дәреслек бастырып чыгарган", дип белдерде Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин конференцияне ачып җибәреп.

Галимҗан Ибраһимовка багышланган бу конференциядә чыгыш ясаган галимнәр аның бөек язучы, тарихчы, сәясәтче, әдәбиятчы, телче һәм башка үзенчәлекле якларына басым ясадылар.

​Конференциядә Татарстанның төрле шәһәрләре белән беррәттән Азәрбайҗан, Чуашстан, Казакъстан, Кырым кебек республикалардан да галимнәр чакырылган иде. Аларның һәрберсе Галимҗан Ибраһимовның эшчәнлеген үз телендә аңлатты.

“Галимҗан Ибраһимов төркиләрнең модернизмын яклады”

Төркия галиме Мустафа Өнер
Төркия галиме Мустафа Өнер
​Төркия галиме Мостафа Өнер үз чыгышын татар телендә алып барды. Мостафа Өнер Ибраһимовны XX гасыр башындагы татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе дип бәяләде.

Өнер фикеренчә, Галимҗан Ибраһимов татар әдәбиятын гына түгел, Русиядә яшәүче төрки халыкларның да модернизм проблемнарын беренче булып телгә алган кешеләрнең берсе.

“Ул һәрвакыт татар теле өчен көрәште”

Галим Тәлгать Галиуллин сүзләренчә, Галимҗан Ибраһимов санап үтелгән үзенчәлекләре белән беррәттән, тәнкыйтьче дә булып тора. Ибраһимов тәнкыйть мәкаләләрен беркайчан да уртакул язучыларга багышламый. Әйтик, Ибраһимовның иң беренче тәнкыйть мәкаләләре Габдулла Тукайның җыентыкларына багышланган була.

Галиуллин сүзләренчә, Галимҗан Ибраһимов нинди генә вакытта булмасын ул иң беренче чиратта татар теле өчен көрәшә. Киләчәк татар әдәби теле бары тик халыкның сөйләм теленә һәм Тукайның соңгы дәвердә, бигрәк тә балалар өчен язган әсәрләренә таянып эшләнергә тиеш дип әйтә.

​“Тел – уйлау коралы, уйның калыбы. Миллият бинасының нигез ташларыннан иң ныклысы – тел. Телнең эчендә халыкның рухы, моңы, уй һәм тойгысы яшеренгән”, дип язып калдырган Галимҗан Ибраһимов.

Конференциядә Галимҗан Ибраһимовның сәяси тормышы да яктыртылды.

“Ибраһимов мәҗбүри большевик булды”

Галим Индус Таһиров Ибраһимовның беренче максатларыннан берсе – татар дәүләтчелеген аякка бастыру иде дип белдерде.

Аның сүзләренчә, Ибраһимов бу максатына ирешү өчен иң беренче чиратта кирәк булган халыкны уяту эше алып бара. Нәкъ менә шушы максаттан чыгып ул “Аң” журналында “Без кем?” дигән бәхәсне башлатып җибәрә.

Конференция барышы
Конференция барышы
Дәүләтчелекне торгызу өчен кирәк булган икенче хосус исә - сәяси партия ярдәмендә халыкны оештырырга кирәк була.

Таһиров Ибраһимовны, бүгенге көндә большевик булган дип әйтсәләр дә, ул мәҗбүри большевик иде, дип белдерде.

"Галимҗан Ибраһимов нигездә барыбер эсер булып кала. Чөнки эсерлар Русияне чын мәгънәсендә федерация итүне максат итеп куйган булалар. Ә инде татарларга дәүләтчелекне торгызу өчен Русиянең нәкъ менә федератив дәүләт булуы кирәк иде", дип чыгыш ясады Индус Таһиров.

Кырымнан килгән галим Исмәгыйль Кәримов Галимҗан Ибраһимовның үлеменә кагылышлы үз фикерләре белән уртаклашты.

“Галимҗан Ибраһимов Кырымнан Казанга бөтенләй кайтмаган да булырга мөмкин. Чөнки аның Казанга кайтуы турында бернинди документ та юк. Шулай булгач, бу фаразга җитди карарга кирәк. Алга таба аның каберендәге сөякләргә ДНК тесты уздыру да зарур булырга мөмкин. Татар халкының бөек затының кабере тирәсендә бернинди дә шик калырга тиеш түгел”, дип белдерде ул.

“Казанда Галимҗан Ибраһимовка музей кирәк”

Татарстан дәүләт шурасы депутаты Ренат Харис Галимҗан Ибраһимовка музей булдыруны күтәреп чыкты.

“Казанда музейлар бихисап, әлбәттә аларның күп булуы яхшы. Әмма татар халкының бөек улы Галимҗан Ибраһимовка музей булмау Казанны да, Татарстанны да, татар халкын да бер дә бизәми. Шушы конференция үк аның нинди бөек шәхес булуын күрсәтеп тора. Әгәр музей булса, без татарның шундый шәхесен татар халкына да, башка халыкларга да тагын да яхшырак күрсәтә алыр идек”, дип белдерде ул.

Конференция резолюциясенә Галимҗан Ибраһимовның 130 еллыгына Казанда аның музеен булдыру тәкъдиме кертелде һәм кабул ителде.
XS
SM
MD
LG