Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция җинаятьләрен тикшерүче махсус бүлек төзелә


Русия тикшерү комитетында тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләренең җинаятьләрен тикшерү өчен яңа бер бүлек булдырылды.

Бүген бу турыда комитетның рәсми вәкиле Владимир Маркин белдерде. Аның әйтүенчә андый җинаять эшләрен тикшерүләр Федераль иминлек хезмәте бүлекләре белән берлектә алып барылачак.

Казанның “Дальний” полиция бүлегендә март аенда бер кешенең азаплаулар нәтиҗәсендә үлүеннән соң зур җәнҗал чыгып мондый хәлләрнең башка төбәкләрдә дә булганлыгы ачыкланды.
XS
SM
MD
LG