Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:02

Пхеньян ракета сынавын тыю килешүеннән чыга


Төньяк Корея ракета һәм атом сынауларын туктату турында АКШ белән төзелгән килешүгә моннан ары буйсынмаячагын белдерде.

Төньяк Кореяның уңышсыз ракета очыруыннан соң АКШның бу килешүне туктатып тору карарына Пхеньян шундый җавап бирде.

Февраль аенда төзелгән әлеге килешү нигезендә Пхеньянның сынаулардан баш тартуына алмашка АКШ азык-төлек белән тәэмин итәргә тиеш иде.

Пхеньян АКШны домшманлык гамәлләрендә гаепләде һәм үч алу белән янады. Ул шулай ук үзенең ракета сынавына карата БМОның гаепләвен кире какты. Төньяк Корея бу ракета галәмгә ясалма иярчен алып чыгарга тиеш иде ди. АКШ һәм башка илләр исә аны астыртын рәвештә еракара ракета сынавы үткәрүдә гаепли. БМО Пхеньянга андый сынау үткәрүне тыйган иде. Узган җомгада Төньяк Корея ракетасы һавага аз гына күтәрелү белән үк шартлады.

XS
SM
MD
LG