Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 09:54

Пенза өлкәсе мөселманнарының бердәм диния идарәсе Мәскәүдә мөфти Равил Гайнетдин җитәкләгән Русиянең Европа өлеше диния нәзарәтен оештыручыларның берсе иде. Идарәнең шурасы нәзарәтне оештыручылар исемлегеннән чыгу турында карар кабул иткән.


Пенза өлкәсе мөселманнарының бердәм диния идарәсе мөфтие Абдеррәүф хәзрәт Зәбировтан моның сәбәпләрен сорадык.

Сезнең Русия Европа өлеше диния нәзарәтеннән чыгуыгыз нәрсә белән бәйле?

– Без анда кермәдек, без – мөстәкыйль оешма. Бары оештыручылар идек. Хәзер ул исемлектән чыгуыбызны белдердек.

Моның сәбәпләре нәрсәдә?

– Сәбәбе – фетнә. Мәскәү халкы безгә фетнә булдырмасын. Безнең үзебезнең Коръән, сөннәт юлыбыз бар һәм традицион дингә нигезләнеп гыйбадәтләребезне кылабыз. Ул – Кол Шәриф хәзрәтләрнең юллары. Ягъни, бу сәяси уеннарга, бу Остап Бендерлар уеннарына без катнашмыйбыз. Без – мөстәкыйль дини идарә һәм Пенза мишәр татарлары белән беркем дә уйнамасын.

Сәяси уеннар дигәндә сез нәрсәне күздә тотасыз?

– Сәяси уеннар ул – динне шәхси мәнфәгатьтә куллану. Түрәләрнең кулларына динне уенчык итеп тоттырмаска кирәк. Мәскәү мөфтиятенә безнең карашыбыз билгеле. Аббас хәзрәт Бибарсовның "Муфти потерявший Киблу" дигән мәкаләсен карагыз. Мәскәү сәясәтчеләр белән бергә динне кулланып милек туплаучылар белән бер юлдан бара алмыйбыз. Ризаэтдин Фәхретдин андыйларны “дин караклары” дигән. Динне кулланып коттеджлар төзеделәр, яхталар, виллалар алдылар, бизнесларын булдырдылар. Теленнән, диненнән, мәдәниятеннән мәхрүм булган гади бичара татар халкына кем хезмәт итәр? Безнең төп максатыбыз – татар халкына хезмәт итү, кирәксә, җаныбызны фида кылачакбыз. Безнең рухи мирасыбызның чыганагы Мәскәү түгел, ә Идел буе. 40% мөселманнар биредә яши.

Башка мөфтияткә керергә җыенмыйсызмы?

– Аны мин кабул итә алмыйм. Бу – халыкның эше. Губернатор да безгә берни куша алмый. Имамнар тупланырлар һәм нинди карар кабул итәрләр, шуны без гамәлгә ашырырга бурычлы булабыз. Бу безнең өстебездәге вазифа. Ни Мәскәү, ни Гайнетдин, ни Таҗетдинның монда эше булырга тиеш түгел. Без – мишәр татар халкын куллану хәзер инде бетте. Зур мөфтиләр күпме безне үз уеннарында куллана килде, җитәр. Моңа нокта куйдык. Нинди генә авыр булса да, үз халкыбыз белән бергә яшәрбез. Чит илдән мал туплау өчен шул ук ваһһабчылыкны кертүчеләр һәм милләтебезгә бармак аша карап яшәүче мөфтиләр белән уртаклыгыбыз юк.

Сезнең оештыручылар исемлегеннән чыгу Русиянең Европа өлеше диния нәзарәтенә ничек тәэсир итәчәк?

– Анысы безнең эш түгел. Без алардан инде тулаем ваз кичтек.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG