Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерхандагы сайлауны яздырган тасмаларны карау атна ахырына төгәлләнә


Русия Үзәк сайлау комиссиясендә Әстерханда мэр сайлауны яздырып барган видеотасмаларны карауны атна ахырына төгәлләргә уйлыйлар. Бу хакта “Гадел Русия” фиркасе вәкиле сүзләренә таянып Интерфакс хәбәр итә.

Әстерхан мэрына намзәт булган Олег Шеин һәм аның тарафдарлары видеороликлар ярдәмендә сайлауда алдашулар булганны дәлилләргә тели. Сайлауда “Бердәм Русия”дән Михаил Столяров җиңде дип белдерелде.

Тасмалар карау дүшәмбе кичендә Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Владимир Чуров, Шеин һәм “Гадел Русия” җитәкчесе Сергей Миронов катнашында башланган иде.
XS
SM
MD
LG