Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:50

Иркутскида прокуратура һәм хөкемдарлар башбаштаклыгына каршы митинг узды


Иркутскида бүген хөкемдарларның һәм прокуратураның җинаятьне тикшермәүләренә, үзләре ни тели шуның белән генә шөгыльләнүләренә каршылык белдереп урам җыены узды. Бу чараны “Гражданская позиция” инициатив төркеме оештырды.

Чарага өлкәдәге Ангарски һәм Усолья Сибирски шәһәрләреннән дә килүчеләр булган.

Митингта катнашучылар, Русия баш прокуроры Юрий Чайканы күз алдында тотып,“Чайканы эшеннән алырга!” дигән шигарьләр әйткән. Плакатларның күпчелегенә “Хөкемдарлар һәм прокурорлар канунга хезмәт итәргә, ә кушканны гына эшләргә тиеш түгел” дип язылган булган. Шулай ук хөкемдарларны сайлап кую таләбе дә белдергәннәр. Ил җитәкчелегенә җибәрү өчен резолюция дә кабул ителгән.

XS
SM
MD
LG