Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:31

Истанбул күргәзмәсендә Казан һәм Кырым татарлары бергәләп катнашты


Сәхнәдә җыр-бию күрсәтүләре оештырылды

Сәхнәдә җыр-бию күрсәтүләре оештырылды

14-16 апрельдә Истанбулның Султанәхмәт мәчете мәйданында халыкара милли күргәзмә узды. 69 дәүләт катнашкан мәдәни чарага Татарстан һәм Кырым татарлары да үз өлешен кертте.


Күргәзмәне оештырган “Баб-е Аләм” оешмасы чара өчен бу җирне юкка гына сайламады – шәһәрнең туристик мәркәзе булган Султанәхмәт мәйданыннан көн саен дистәләгән мең турист уза.

Шул дистәләгән мең туристның һәм Истанбул халкының өч көн буена дәвам иткән үзенчәлекле Кырым һәм Татарстан күргәзмәсен дә карау мөмкинлеге булды.
Татарстан һәм Кырым татарлары күргәзмәсе

Татарстан һәм Кырым татарлары күргәзмәсе

Күргәзмәдә катнашкан һәрбер ил вәкилләре үзләренең стендларын кордылар. Үз күргәзмәсен бергәләп оештырган Татарстан һәм Кырым татарлары милли киемнәр, ризыклар, көнкүреш кораллар, өй бизәкләрен тәкъдим иттеләр. Кызыксынучы туристларга студентлар татар тарихы, теле, мәдәнияте турында тәфсилләп сөйләделәр.

Русиянең аерым стенды куелмаса да, аның бик күп төбәкләреннән, аеруча Чечня, Дагыстан, Ингушетия кебек мөселман республикаларыннан килгән студентлар үз күргәзмәлерен оештырдылар.

Күргәзмәне сәяси максатта да кулландылар

Кавказ төбәкләре стенды

Кавказ төбәкләре стенды

Кайбер катнашучылар чараны сәяси максатларда кулланып калырга тырышты. Мисал өчен, сүрияле студентлар мәдәни күргәзмәне Сүрия президенты Бәшәр Әсәдкә каршылык белдерү җыенына әйләндерделәр.

​Тиздән ачылачак мөселман иҗтимагый челтәре Salamworld та күргәзмәдә үз стендын корып, теләүчеләрне алдан ук сайтка теркәде, бүләкләр таратты.

Програмда шулай ук милли җырлар һәм биюләр күрсәтү дә кергән иде. Мәйдан янында урнашкан ачык һава сәхнәсендә төрле илләрдән килгән укучылар үз мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштырды.

Катаншучылар исемлегендә Татарстан белән Кырым нишләптер Кавказга кертелгән

Катаншучылар исемлегендә Татарстан белән Кырым нишләптер Кавказга кертелгән

Әлеге күргәзмәне Истанбулда урнашкан һәм бирегә укырга килгән студентларга төрле ярдәм күрсәткән “Баб-е Аләм” оешмасы уздырды. Оешмага күп кенә татар студентлары да теркәлгән. Анда алар Төркиядә уку һәм яшәү турында кирәкле мәгълүмат ала, үз ватаннарын таныткан мәдәни чаралар оештыра, туристик сәфәрләрдә катнаша.

XS
SM
MD
LG