Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:53

Иртәгә үләсез дисәләр, иң үкенечле әйбер нәрсә булыр иде? Шәфкать туташы үлем түшәгендә ятканнарның фикерләрен туплап китап чыгарган.


Австралияле шәфкать туташы Бронни Уэр (Bronnie Ware) берничә ел үлем түшәгендә яткан хасталарны караган. Үз гомерләренең соңгы берничә аен һәм көннәрен яшәгән авыру кешеләр аның белән үз кичерешләре һәм хисләре белән уртаклашкан. Башта Бронни аларны интернеттагы блогына язып барган. Аннары “Үлемнең биш төп үкенече” (The Top Five Regrets of the Dying) исемле китабын бастырып чыгарган.

Бронни, үләргә яткан кешеләрнең зиһеннәре шул кадәр ачык, дип яза. Аларның сүзләрендә гыйбрәт алырлык әйберләр күп, ди ул.

Үлгәндә үкенечле булган әйберләр:

1. Тормышымны үзем теләгәнчә яшәмәдем, башкаларга ярарга тырышып яшәдем.

“Күпчелек кеше шулай ди. Кеше гомере беткәнен аңлагач, аны ничек яшәгәненә нәтиҗә ясый. Шунда ул күпме хыялларының тормышка ашмавын искә төшерә. Шул вакытта гына сәламәтлекнең чын мәгънәсенә төшенә. Сәламәтлекнең чын ирек булуын аңлый.”

2. Артык күп эшләдем.

“Бу турыда мин караган барлык ирләр әйтте. Алар озак-озак эшләү аркасында балаларының ничек үскәнен күрмәвенә, хатыннары белән аз вакыт уздыруына үкенә. Бу турыда әйткән хатын-кызлар да булды.”

3. Үз хисләремне белдерергә батырлыгым җитмәде.

“Тирә-яктагылар белән талашмас өчен, тынычлык хакына үз хисләрен тыйган кешеләр күп. Нәтиҗәдә алар шул урта бер яссылыкта яши, үсми дә, төпкә дә төшми. Күпләр үзләренә йомылып яшәү нәтиҗәсендә авыруга сабыша.”

4. Дусларымны оныттым.

“Еш кына кемнең чын дус булганы үлем түшәгендә генә аңлашыла. Күпләр шул кадәр үз тормышларына кереп чумган була ки, алтын бәясенә булган чын дусларын да оныта. Үлгәндә кешеләр чын дусларын бик сагына.”

5. Бәхетле була белмәдем.

“Кеше үлгәнгә кадәр бәхетле булуның үзеннән торуын аңламый. Бәхетле булам дип кеше яшәү шартларын яхшырта, бер урыннан икенчесенә күчә, “җайлы тормыш” эзли, үзе һәм тирә-яктагылар өчен “бәхетле” итеп күренергә тырыша. Кайдадыр бик тирәндә, эчтә исә аның кычкырып көләсе һәм ахмак әйберләр эшлисе килә.”

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG