Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Парижда үтүче Сүрия вәзгыятенә багышланган очрашудан баш тартты


Русия бүген Праижда үтүче Сүриядәге вәзгыятькә багышланган очрашуда катнашудан баш тартты.

Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Александр Лукашевич, катнашмауның сәбәбен аңлатып, бу очрашуның максаты диалогны җайга салу юлларын эзләү түгел, ә киресенчә, Димәшек белән оппозиция арасындагы каршылыкны көчәйтү, дип белдерде. Аның фикеренчә, очрашуда катнашучылар Сүрия хөкүмәтен изоляцияләргә тели.

Парижда бүген “Сүрия дуслары төркеме”нең очрашуы үтә. 14 илнең тышкы эшләр министрлары Сүрия хакимиятенең һөҗүмнәрне туктату шартын үтәвен тикшерә.
XS
SM
MD
LG