Accessibility links

Volkswagen Италиянең Ducati ширкәтен сатып ала


Европада эре ширкәтләрнең берсе булган Volkswagen ширкәтенең директорлар шурасы Италиянең көчле һәм кыйммәтле мотоцикллар чыгаручы Ducati ширкәтен сатып алуны хуплады.

860 миллион евролык килешү Volkswagenның бер бүлеге булган Audi тарафыннан тормышка ашырыла. Әгәр ул уңышлы тәмамланса Volkswagen 12 брендны, шул исәптән, Bentley, Lamborghini, Bugatti, MAN һәм Scaniaны да берләштерә.

Ducatiны Audiга кушу соңгысының Германиянең BMW белән көндәшлеген көчәйтәчәк дип белдерелә. BMW премиум-класс автомобильләр белән беррәттән шундый ук класстагы мотоцикллар да җитештерә.

Ducati ширкәте елына якынча 40 меңләп мотоцикл сата, аларның бәясе 30 мең доллардан да артык булырга мөмкин. Бу тармакта лидер булган – Япониянең Honda ширкәте узган ел арзанлыдан алып иң кыйммәтле булган 16 миллион мотоцикл сатты.
XS
SM
MD
LG