Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның биш бизнесмены Forbesнең яңа исемлегенә керде


Forbes бүген “Русиянең 2012 елдагы иң бай бизнесменнары” исемлеген игълан итте. 200 кеше арасында Татарстаннан да биш бизнесмен бар.

ASG инвестицияләр төркеме директорлар шурасы рәисе Алексей Семин әлеге исемлектә 103-нче урында. Аның байлыгы 950 миллион доллар дип бәяләнә. 114-нче урынны 850 миллион доллар байлык белән ТАИФ төркеме генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Сүлтиев алды.

ТАИФ директорлар шурасы әгъзасы Радик Шәймиев, ТАИФ төркеменең генераль директоры Альберт Шиһабетдинов 115-нче һәм 116-нчы урыннарда килә. Аларның һәркайсының 850 миллион долларлык байлыгы бар. “Татавтодор” ширкәтенең генераль директоры Айрат Шәймиев, 800 миллион доллар байлык белән, 126-нчы урында килә.
XS
SM
MD
LG