Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 12:05

Татарстанда идеология органнарына оя корган дошманнарның планнарын тормышка ашыру юлында бер төркем провокаторның “Һәр татарның йөрәгендә – Болгар” дигән милләтебезгә каршы пропагандасыннан косасы килә башлады. Кемнәр тора соң бу явызлык артында?

Заманында 1990 елларда Казанда Болак каналының култыксаларында “Мы – булгары”, “Татар – "имансыз" дигән сүз ул!" дип дегет белән язган адәмнәрнең эстафетасын бүген кемнәр күтәрә? Мәскәү шәһәрендә урта гасыр татар шагыйрьләре әсәрләрен “Болгар әдәбияты энҗеләре” дигән бозык исем астында урыс телендә бастырып чыгарып пропагандаларга кемнәр ярдәм итә?

Соңгы басмага Казан ханлыгы шагыйре Мөхәммәдьярның безнең тарафтан Олы Мәңгәр авылында табылган “Нуры Содур” поэмасы кулъязмасын Галимҗан Ибраһимов институты архивыннан рөхсәтсез урлап бастыручыга кемнәр булыша? Безнең китапларыбызны чыгарырга Казанда акча юк, ә фальсификация өчен Мәскәүдә акча табалар. Бу инде Русиядә милләтләрне бетерү програмы – паспортлардагы милләт графасын юкка чыгару, милли телләрне астыртын тыю, милли мәктәпләрне бетерү, матбугатта һәм көндәлек рәсми пропагандада “татар” этнонимыннан качарга тырышу һәм ахырда, рустан башка халыкларны хәзер нацмен дигән хурлыклы, халыкларны мыскыллау термины белән атарга өндәү ачыктан-ачык бара дигән сүз.

“Яңа гасыр” радиосын “Болгар радиосы” дигән исем белән алмаштыру турындагы боерык артында да кара планнар эшкә ашырыла. Ни өчен соң “Яңа гасыр” радиосы исеме урыс кешеләренә ошамый дип аның исемен “Болгар”га алыштырырга тиешләр әле, нигә ул рәсми “Татар радиосы” түгел? Бу бер төтен генә, Шәһри Болгарда 1431 елда урыс кенәзе Федор Пестрый тарафыннан кырып бетерелгән халык та болгар булмаган инде, татар булган.

“Болгар радиосы” бүгенге заманда татар милләте этнонимына каршы, татар милләтен бүлгәләп, аның эчендә каршылык чыгарып, аны юк итүгә юнәлтелгән идеологиягә хезмәт итүчеләрнең тырышлыгы белән бара. Югыйсә, аның бер чиновник хыялы белән генә эшләнүенә һичкем ышанырлык түгел.

Татар милләте, татар теле инде 4000 ел буена үсеп, яшәп килгән этносның варисы. Аның составына субстрат булып кергән кыпчак, угыр, орум, иштәк, болгар, суар, сармат, чирмеш дигән пластларны күтәреп таркату сәясәте алып бару колбиләүчеләр дәүләтендә генә булырга мөмкин.

Бик кызык хәл инде хәзер Русиядә, татарны республикабызда бүлеп юкка чыгару юлында гына йөрмиләр, ә бүгенге көндә бөтен Русиядә аның санын киметү юлында эш алып барыла. Әйтик, Башкортстанда миллион ярым татардан башкорт ясау, Себер татарларыннан көчләп урыс ясау, Мәскәү, Петербурлардагы йөз меңләгән татарны көчләп ассимиляцияләү, аларның мәчетләрен җимерү, Татарстанда мөфтилеккә халык теләмәгән кешене мөфти итеп билгеләп куеп, мәчетләр өстеннән диктатура урнаштыру – бар да Татарстан хөкүмәтенең татар халкының бер бөтен милләт буларак яшәвенә җинаятьчеләрчә “битарафлыгыннан” килә.

“Яңа гасыр” радиосын да сәяси максат белән “Болгар радиосы” дип атауда да, һичшиксез, Татарстан хөкүмәтенең, Татарстан мәдәният министрлыгыннан бирелгән боерык ята; алай түгел икән, бу идеяне тормышка ашырып, бер төркем милләтсез диваналарның татарны хурлап “Һәр татарның йөрәгендә – Болгар” дигән фальшивка пропагандалаганы өчен җаваплылыкка тартырга кирәк. Чөнки алар татар милләтенә каршы эшләнә торган җинаятьнең түләүле үтәүчеләре.

Әгәр болгар атамасына суфыйларча гашыйк саташканнар бар икән, әнә – хәзерге православ Болгарстанга барып чукынып, болгар булсыннар. Монда татар адресына агу чәчеп йөрмәсеннәр. Болгарстанга баргач, үзегезнең кем булуыгызны бик яхшы танырсыз... Хәзерге заманда татарлар Идел-Урал буйларында, ә болгарлар – Болгарстан дәүләтендә яшиләр.

Марсель Әхмәтҗанов
филология фәннәре докторы, Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG