Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО: Европа ракета калканы Русиягә куркыныч тудырмый


НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен бүген тагын бер мәртәбә Европада ракета калканы төзү нияте Русиягә “куркыныч тудырмый” дип белдерде.

Расмуссен моны Брюссельдә НАТО баш фатирында әйтте. Анда НАТОдагы 28 илнең һәм Русиянең тышкы эшләр министрлары ракета калканы турында сөйләште. Расмуссен ракета калканы Европаны тотрыксыз дәүләтләрдән килергә мөмкин ракеталардан саклау өчен корыла дип ышандырды.

“Бу систем Русиягә куркыныч тудырмый. Ул шулай ук стратегик балансны да үзгәртми. Шуңа күрә соңгы 15 ел бу өстәл янында булдырылган диалог, үзара ышаныч һәм үтә күренмәлелек рухында эшләүне дәвам итәрбез дип өметләнәм”, диде Расмуссен.

Русия исә НАТОның ракета калканы Мәскәүнең атом ракеталарын нейтральләштерәчәк дип борчыла.

Кайбер хәбәрләргә караганда, НАТОның май аенда Чикагода үтәчәк саммитында ракета калканының бер өлеше инде эшли башлавы игълан ителер дип көтелә. 2020 елга ул тулысынча сафка басар дип көтелә.
XS
SM
MD
LG