Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукин Әстерханга туган низагны җайга салырга бара


Русиядә кеше хокуклары вәкиле Владимир Лукин пәнҗешәмбе Әстерханга юл ала. Ул анда шәһәр мэрын сайлау узганнан соң низагны җайга салырга тели. Лукин бу хакта “Интерфакс”ка белдергән.

Шәһәр мэрына намзәт булган Олег Шеин һәм аның тарафдарлары 16 марттан бирле ачлык тота. Алар 4 мартта үткән сайлау нәтиҗәләрен кире кагуны таләп итә. Бу чарада катнашучыларның берсе - Мәскәүдәге оппозиционер Сергей Удальцов, сәламәтлеге какшау сәбәпле, ачлык тотуын туктатуы турында белдерде. Ул 10 көн ачлык тоткан иде.

Атна ахырына Үзәк сайлау комиссиясе сайлауда яздырылган видеотасмаларны карауны төгәлләргә җыена. Шеин бу тасмалар ярдәмендә сайлауда “Бердәм Русия” намзәте файдасына алдашулар булганлыгын дәлилләргә тели.
XS
SM
MD
LG