Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Булгария" фаҗигасе дәүләткә ярты миллиардка төшкән


"Булгария" көймәсен су астыннан күтәрү эшләре бара
"Булгария" көймәсен су астыннан күтәрү эшләре бара
“Булгария” көймәсе батканнан соң башкарылган эшләр өчен дәүләт ярты миллиард сум акча тоткан. Бу хакта Ространснадзор башлыгы Александр Касьянов белдерде. “Итар-ТАСС” хәбәр итүенчә, бу акчага гавазларның һәм коткаручыларның хезмәте, көймәне күтәрү һәм башка эшләр дә кергән.

Узган җәй Татарстанда Иделдә “Булгария” батып 122 кеше һәлак булган иде. 79 кеше коткарылды.

Тикшерү белдерүенчә, көймә төзек булмаган, команда да һөнәри таләпләргә җавап бирмәгән. “Булгария” фаҗигасенә мөнәсәбәттә җинаять эше кузгатылды. Төп гаепләнүчеләр сак астында. Тикшерү 10 майга төгәлләнергә тиеш, дип белдерелә.
XS
SM
MD
LG