Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:25

Чаллы депутаты шәһәр түрәләрен җинаятьчел төркемдә булуда гаепли


Сергей Еретнов Чаллы шәһәр шурасы утырышында

Сергей Еретнов Чаллы шәһәр шурасы утырышында

Чаллы шәһәр шурасы утырышында бәйсез депутат Сергей Еретнов шәһәр хакимиятен оешкан җинаятьчел төркем булуда гаепләде.

Моңарчы тыныч кына үтә торган Чаллы шәһәр шурасы утырышында атнакич җәнҗал купты. Утырышларда чыгыш ясау өчен ел буе сүз сорап килгән, тик һәрвакыт җитәкчелек тарафыннан кире кагылган бәйсез депутат Сергей Еретнов бүгенге утырышка мегафон күтәреп килә һәм Чаллы хакимиятендәге коррупция турында сөйли башлый. Әмма Чаллы шәһәр башлыгы Вәсил Шәйхразиев утырышның дәвамын җомга көнгә кичектерә.

Депутат Еретнов утырышка үзенең ярдәмчесе, журналист Максим Сәйфетдинов һәм видеокамера белән килә, тик регламент теркәлмәгән журналистларны рөхсәт итми дип Шәйхразиев аның утырыштан чыгып китүен таләп итә.

Бик озак дәвам иткән тарткалашлар нәтиҗәсендә дә Сәйфетдиновның чыгып китүенә ирешә алмагач, ахыр чиктә тәнәфес игълан итеп полиция чакырырга булалар.

Тәнәфестән соң утырыш Сәйфетдиновтан башка дәвам итә. Әмма Сергей Еретнов, шәһәр башлыгы Шәйхразиевтан регламент кысаларында сөйләү өчен рөхсәтне ел буе сорап килсә дә, үзенә андый мөмкинлек бирелмәвен, аны сөйләтмәү өчен һәрвакыт Русия һәм Татарстан гимннарының уйнатылуын, үзе өчен 17 мең кешенең тавыш биргәнлеген әйтеп инде түземлеге беткәнлектән рөхсәтсез генә сөйләячәген белдерә.

Вәсил Шәйхразиев

Вәсил Шәйхразиев

Тәртип һәм канун саклау комиссиясе секретаре буларак Еретнов комиссия эшчәнлеге турында хисап тоту өчен 20 минут вакыт сорый, әмма Шәйхразиевның аны төрлечә туктатырга тырышуларына карамастан, мегафон аша Чаллыдагы коррупция турында сөйли башлый. Территориаль планлаштыру, реклама һәм шәһәр дизайны идарәсе башлыгының коррупцион гамәлләрен әйтеп “хәтта Хисап пулаты хисапларына караганда да, аның урлаганлыгы күренә. Ул әле дә башкарма комитетта эшли. Ай саен миллион ярым сум җыя. Акчалар кая китә?” дип сөйли башлый.

Ул шулай ук Боз сараеның элекке мөдире Владимир Кобаның да җавапка тартылмавын әйтә. Коба, былтыр үзенә каршы берничә җинаять эше ачылганнан соң вазифасыннан китәргә мәҗбүр булган иде.

Еретнов акчаларның тиенләп түгел, миллионлап урлануын әйтеп, утырышта елмаеп утыручы башка депутатларны каракларны яклап җинаять кылуда, түрәләрне оешкан җинаятьчел төркем булуда, Федераль иминлек хезмәтенең җирле бүлеген исә Чаллы ФСБсы башлыгының хатыны шәһәр хакимиятендә эшләгәнгә күрә, коррупциягә күз йомуда гаепли.

Әмма шәһәр башлыгы Вәсил Шәйхразиев аның Чаллыдагы коррупция турындагы бу чыгышын өзеп утырышта җомгага кадәр тәнәфес игълан итә. Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәте башлыгы Фәнилә Иләева белдерүенчә, шәһәр шурасы җомга көнне иртәнге сәгать 11дә башланачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG