Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:35

Уфа татарлары 21 апрель узачак милли-мәдәни мохтарият корылтаена делегатлар сайлады. ​​18 апрель “Нур” татар дәүләт театрының кече залында узган конференциядә низамнамәгә үзгәрешләр кертелде, резолюция кабул ителде, яңа шура сайланды.


Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтариятенең III корылтаенда 400дән артык делегат катнашачак. Шуларның 250се – башкаладан. Аларның йөзе татар җәмәгатьчелек оешмаларына бүленгән. Бүген республикада 17 татар оешмасы барлыгын искә алганда, бу һәр оешмадан биш вәкил дигән сүз.

Шулай да “Мирас” кебек кайбер бер кешелек оешмалар барлыгын искә алып, иң күп урыннар Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенә бүленде. Әлеге оешманың дистәгә якын кешесе делегат итеп сайланды. 250 делегат кенәгәсенең утызы яшьләргә, егермесе - зыялыларга бүленгән. Ә йөз делегатны корылтайны республика оештыру комитеты күрсәткән. Ягъни, җәмәгатьчелек оешмасына сайланачак делегатларның бер өлешен хакимият исемлеге белән тактылар.

Конференциядә катнашучылар

Конференциядә катнашучылар

Конференция алдыннан татар җәмәгатьчелеге оешмалары вәкилләре җыелып, ул исемлекне тикшергән иде. Анда хөкүмәт таккан делегатлар тикшерелде. Аларның күпчелеген галимнәр, техник интеллигенция, татар сәнгатькәрләре тәшкил итә. Татар иҗтимагый үзәгенең күпчелек әгъзалары ул исемлектәге аерым кешеләрне чарада катнаштырмауны күтәрде. Андыйлар арасында Башкортстанның һәм Татарстанның халык җырчысы Айдар Галимов та аталды.

Айдар Галимов март аенда узган президент сайлавында Владимир Путинны яклау штабында эшләгән иде. Татар милләтчеләренең бер өлеше аның бу адымына тискәре бәя бирде. Бүген исә шул гамәлләре өчен алар Айдар Галимовны татар корылтаена кертмәүне таләп итте. Шулай булуга карамастан, Айдар Галимов делегат итеп сайланды.

Мәҗит Хуҗин

Мәҗит Хуҗин

Конференциядә төп чыгышны Уфа татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе, профессор Мәҗит Хуҗин ясады. Ул ике корылтай арасында башкала милли-мәдәни мохтариятенең хисап чыгышын ясарга тиеш булса да, анда хисап бирелмәде. Хуҗин, башлыча, хакимият белән уңай мөнәсәбәтләр урнашуы, бергә эшләү мөмкинлеге тууы турында сөйләде. Ул чыгышында каршылык чаралары үткәрү заманы узуын да белдерде.

Чарада Уфа хакимияте башлыгы урынбасары Сынтимер Баязитов та катнашты һәм чыгыш ясады. Ул башкалада 300 меңнән артык татар яшәвен, татар балаларының 30 процентының туган телләрен өйрәнүләрен ирештерде. Сынтимер Баязитов сүзләренчә, аларның җиде меңнән артыгы туган телләрен фән буларак өйрәнә, бер меңнән артыгы туган телендә укый. Конференциядә катнашучылар Баязитовка каты-каты сораулар яудыра башлагач, ул хөкүмәттә очрашу бар дигән сәбәп белән чарадан гаип булды.

Сынтимер Баязитов

Сынтимер Баязитов

Артабан Уфаның 84нче санлы татар гимназиясе мөдире Равил Идрисов сүз алды. Ул мәктәптәге уку-укыту нәтиҗәләре, ирешелгәннәр турында сөйләде. Татар гимназиясе мөдиренең чыгышы яхшы булуга карамастан, урысча сөйләве өчен аңа да бер өлеш җәмәгатьчелек ризасызлык белдерде. Милли хәрәкәт активисты Вилдан Фәткуллин аны тәнкыйтьләп чыгыш ясады. Ул гимназияне “имитация” дип атады.

Татар иҗтимагый үзәгенең идарә әгъзасы Шамил Нәҗметдинов исә гимназия мөдирен татарча өйрәнү өчен ТИҮ утырышларына йөрергә чакырды. Бу татар гимназиясенең чарада катнашкан укытучылары мөдирләрен яклап чыгыш ясарга мәҗбүр булдылар.

Конференциядәге иң җитди чыгышларны Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте шурасы әгъзасы Кәрим Яушев һәм Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Айрат Гыйниятуллин ясады.

Айрат Гыйниятуллин

Айрат Гыйниятуллин

Кәрим Яушев чыгышында, башкалада яшәүче татарлар санын Русиядәге кайбер субъектларда яшәүчеләр белән чагыштырып, ул субъектларда ике генә милли гимназия булса, бу хурлык булыр иде, диде. Уфада республика татар интернат-гимназиясе ачу кирәклеген күтәрде. Ул шулай ук Хуҗинның каршылык чаралары үткәрү вакыты узуы турындагы сүзләрен дә кире какты. “Каршылык чаралары – хакимияткә протест белдерү түгел, ә ярдәм итү. Ул халыкны аеруча борчыган мәсьәләләрне күрсәтү, шулай итеп хакимияткә ярдәм итү өчен кирәк”, диде.

Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Айрат Гыйниятуллин Уфа хакимияте башлыгы урынбасары Сынтимер Баязитовның чыгышын пыр туздырып, аны алдакчы дип атады. Гыйниятуллин сүзләренчә, биш ел элек татар балаларының бары тик сигез проценты гына туган телләрендә укыган булган. Хәзер ул сан тагы кечерәйгән. Республиканың мәгариф министрлыгы төгәл саннар бирми. Айрат Гыйниятуллин башкала мәктәпләренең берсендә дә татар балаларының туган телдә укымаулары, булганнарының да фән буларак кына өйрәнүләрен дә әйтте. Ул шулай ук Уфаның һәр районында татар гимназияләре ачу кирәклеген күтәрде.

Конференциядә низамнамәгә үзгәрешләр кертелде, резолюция кабул ителде, яңа шура һәм республика корылтаена делегатлар сайланды. Резолюциядә татар теленә дәүләт теле статусы бирү, башкаланың һәр районында татар гимназиясе ачу, Уфадагы бер мәдәният сараен татарларга бирү, татар музеен булдыру кебек таләпләр кергән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG