Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда мөселман яшьләре бил алышты


Бәйгене оештыручылар киңәшләшә
Бәйгене оештыручылар киңәшләшә

Чаллыда дүртенче тапкыр көрәш бәйгесе узды. Бәйгедә Татарстанның 20дән артык районыннан, Мордовия һәм Оренбур өлкәсе көрәшчеләре көч сынашты.


“Аллага шөкер, уйлаган чара килеп чыкты, 21 районнан вәкил килде. Оренбур, Мордовия егетләре дә биредә көч сынаша. Бу бәйге Русиякүләм буларак игълан ителгән иде, төбәкләргә чакырулар да җибәрсәк тә, әлегә теләк белдерүчеләр азрак булды. Алга таба көчәер, дип ышанабыз. Көрәшне ачкан Габдулла хәзрәт әйткәнчә, мондый чаралар милләтне торгызырга, сакларга ярдәм итә. Барлыгы 75 көрәшче катнашты. Араларында танылганнары да күп. 8 спорт остасы килде”, диде Чаллы мөхтәсибәте нәшер иткән “Ислам нуры” газеты баш мөхәррире Хәлил Шәрипов.

Бәйгегә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов та килгән иде.

Хәлил Шәрипов
Хәлил Шәрипов
“Пәйгамбәребез үз хәдисендә “балаларыгызны атта чабарга, йөзәргә, уктан атарга өйрәтегез” дигән. Бу – динебезнең үзенә күрә спортка өндәве. Безнең горурлык – милли көрәш. Шул сәбәпле, намаз укый, начар гадәтләрдән тыелып торучы яшьләрне аерып, Чаллыда менә шундый бәйгеләр оештырыла”, дигән сүзләрен җиткерде мөфти урынбасары.

Көрәш 6 үлчәү авырлыгында барды. Һәр авырлыкта батыр калучы ачыкланды. Гадәти бәйгеләрдә шул батыр калучылар үзара баш батыр исеме, баш бүләк өчен көрәшне дәвам итәләр. Әлеге бәйгедә иң зур бүләк – хаҗга юллама. Юллама хуҗасы шушы 6 авырлыкта батыр калучылар арасында жирәбә уйнатып ачыклана. Беренче бәйгедә юллама Азнакайдан Илдар Алтынбаевка тапшырылган иде. Быел ул үз авырлыгында икенче булды һәм юллама уйнатуда катнашмады.

Илдар Алтынбаев
Илдар Алтынбаев
“Чаллыдагы бу бәйгедә әйбәт каршы алалар һәм зурлап озаталар. Көнкүрештә дә без оялмыйбыз, мәчеткә йөрибез, үзебезне мөселманнар дибез. Сокланулы карашларны да тоябыз. Быел да миңа бәхет елмаеп, хаҗга юллама чыкса, аны башкага бирер идем, чөнки мин шушы көрәш юлы белән хаҗ фаразымны үтәдем инде”, дип белдерде Илдар.

Татарстан диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Балтач районында яши. Баш казый алып килгән такым быел әллә ни зур уңышка ирешә алмады. Моның сәбәпләре дә бар икән.

“Мондый очрашулар, аралашулар мөселман яшьләре өчен бик кирәк. Заманында үземнең дә җиңел атлетика буенча икенче, чаңгы буенча өченче разрядым бар иде. Сабантуйларында теләп катнаштым. Әйе, көрәш – ул аралашу. Әле казыят утырышында да сөйләштек, киләчәктә шундый бәйгене мәктәп яшендәгеләр өчен Түбән Камада уздырып булмасмы? Балтачта 7 мөселман такымы хоккейда көч сынашты. Шушыны ук республикада оештырып карамыйкмы? Аралашып яшәргә кирәк бит. Бер-беребезгә төрле исемнәр тагып, анда болай, тегеләй икән дип йөргәнче, эш алып барсак, күп мәсьәлә хәл ителер.

Көрәш мизгеле
Көрәш мизгеле
Без быел Балтачтан 7 кешелек тулы бер такым алып килербез дигән идек, барып чыкмады әле. 4 кеше килә алдык. Яз көне бит, берсенең өенә су керә башлаган, берсе мал караганда имгәнгән. Казанда укучы бер студент егетебезне ниндидер чара аркасында ректор җибәрмәгән. Быел матур такым алып килербез дип уйлаган идек, бер көн эчендә менә шулай булды да куйды”, дип үкенү хисләрен белдерде Җәлил хәзрәт.

Бәйгедә хаҗ юлламасын Алабуга педагогия институтының спорт факультетында укучы 19 яшьлек Айназ Фәләхов отты. Такымнар арасында чаллылар беренче булды. Шушы такымнан 60 кило авырлыкта көрәшеп беренче урынны алган Муса Камалов 52 нче татар гимназиясенең 11 сыйныфында укый.

Шунысын да искәртик, быел тамашачыларның аз булуы күзгә бәрелеп торды. Бу күренешне язгы мәшәкатьләр белән бәйләделәр.
XS
SM
MD
LG