Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:04

Җаекта кыйналган журналист Лукпан Әхмәдьяров авыр хәлдә


Казакъстанның төньягындагы Җаек шәһәрендә “Уральская неделя” газеты журналисты Лукпан Әхмәдьяров авыр хәлдә хастаханәдә ята. Кичә ул җәрәхәтләр белән хастаханәгә китерелгән иде. Билгесез кешеләр аңа җомгага каршы төндә өе янында һөҗүм иткән. Әхмәдьяровны кыйнаганнар, пычак белән чәнчегәннәр һәм пневматик мылтыктан да атканнар.

“Уральская неделя” баш мөхәррире Тамара Эслямова радиобызга, Әхмәдьяровлар гаиләсенә соңгы берничә көн эчендә гел янап торганнар, дип белдерде.

Журналист 2011 елның декабрь аенда Жаңаөзендә полиция кимендә 16 кешене атып үтергәч митингларда хакимиятләрне тәнкыйтьләп чыгышлар ясаган иде. Март аенда аны берничә тапкыр полиция тоткарлаган булган.

Нью-Йоркта урнашкан журналистларны яклау комитеты Казакъстан хакимиятен кичә кич булган хәлне тикшерергә чакырды.

XS
SM
MD
LG