Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:08

Мөкатдәс Бибарсов: "Бөтен бәлаләр – рухи зәгыйфьлектән"


Русиядә иң тәэсирле мөфтиләрнең берсе, Сарытау мөфтие Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов Азатлык радиосына әңгәмә бирде.


Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов – Русиядә иң тәэсирле мөфтиләрнең берсе. Узган гасырның 80-нче еллар ахырыннан бирле Сарытау мөфтиятен җитәкли. 50 яшьтә булуына карамастан, спорт белән шөгыльләнә һәм, гомумән, сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Сарытау мәчетендә урнашкан бүлмәсендә бокс бияләйләре күзгә чалынды. Болгарга “Саклаучы” сынын куйдырмау өчен дә Мөкәддәс хәзрәт барлык мәхәлләсен эшкә җикте. “Азатлык” хәбәрчеләре аның белән Сарытауда очрашты.

Сез биредә инде 24 ел мөфти булып торасыз. Дини, милли күтәрелеш сизеләме? Гомумән, хәзерге вакытта Сарытау өлкәсендә мөселман-татар вәзгыяте һәм тормышы нинди хәлдә?

– Тормышыбыз, әлһәмдүлиллә, Аллага шөкер. Мин Сарытауга 1987 елда килдем. Иң зур уңышыбыз: безнең үзебезнең команда тупланды. Мәктәп бар, балалар бакчасы бар. Киләчәктә, Алла боерса, мөселманнар өчен дә шундый инфрастуктура оештырырга ният. Мөселманнарга микроклимат төзи алмасак, үзебезне сакларга бик кыен. Безнең мәдәният үзәге булырга тиеш, хатын-кызлар һәм ирләр өчен фитнесс-клублар, хәләл кафе-рестораннар булу зарур. Кимендә, бер шәхси мәктәп һәм балалар бакчасы телибез. Дәүләт мәктәбе генә түгел, ә нәкъ менә шәхси мәктәп. Болар барысы да булыр, иншалла.

Сарытау мөфтияте һәм татар оешмалары белән мөнәсәбәтләр нинди хәлдә? Ниндидер каршылыкларыгыз бар дип тә ишетелә...

– Кызганыч ки, бүгенге көндә бөтен Русиядә, аерым төбәкләрдән тыш, татар оешмалары артта калды. Беренче чиратта дингә битарафлык сизелә. Әгәр кешенең рухы көчле булмаса, ул берни дә тормый. Мисал өчен, матур кесә телефоннары бар. Әгәр аларның аккумуляторы булмаса, аның матурлыгы беркемгә дә кирәкмәячәк. Без исламны оныта барабыз, күңелебез буш. Хәзерге татарларыбызның төп бәласе шунда. Алар кичәге көн белән яшиләр. Бу хәл Сарытауда гына күзәтелми, башка регионнарда да охшаш хәл.

Ә Сарытау Җәмигъ мәчетендә вәгазьләр нинди телдә алып барыла?

– Ике телдә: татар һәм урыс телендә. Ни өчен урыс телендә сөйлисез дисәгез, беренчедән, безең мәхәллә күпмилләтле, икенчедән, мәчеткә йөрүче татарларыбыз татарча аңламыйлар. Мин нибары татар телен популярлаштыру, татарның төп халык икәнлегенә төшендерер өчен татарча сөйлим. Хәтта мәчет каршында барган дини курслар да урыс телендә бара. Татар теле курслары, мәдәният мәсьәләләре милли оешмалар өстендә булырга тиеш.

Мөкәддәс хәзрәт, татарларның Русиядә беренче булып ислам кабул итү фактына Сарытауда ничек карыйлар? Татарларны хөрмәт итәләрме?

– Урыслар да, Кавказ, Урта Азия мөселманнары да бик хөрмәт итәләр. Чөнки алар дөреслекне беләләр. Татарлар – җирле халык. Моны инкарь итеп булмый.

Сез мөфтиләр арасыннан беренчеләрдән булып Болгарда куелачак “Саклаучы” сынына ачыктан-ачык үз фикерегезне белдердегез. Шәймиев белән мөнәсәбәтләр бозылудан курыкмадыгызмы? Башка мөфтиләр су йотты, диярлек.
Һәйкәл Болгарганың кайсы җиренә куелса да, бу – Алланың каргышын аңлатачак

– Беренчедән, бу принципиаль мәсьәлә. Принципиаль мәсьәләдә мөселман кеше куркырга тиеш түгел. Кемнән куркырга? Шәймиевтанмы яки башкасыннанмы? Болгар – сәяси урын түгел, сәясәтчеләр фикере анда авторитет булмаячак. Без Шәймиевны бик нык хөрмәт итәбез. Әмма динебезгә каршы килгән нәрсәләр булса, шушы чиктән ихтирам төшә башлый. Хәтта Сарытауда татар булмаган мөселманнар да Болгарда сын куюга каршы. Без җыйган имзалар арасында яртысыннан артыгы – татарлар түгел. Без аларга һәрвакытта Болгарның әһәмиятен, Русиядә исламның дәүләт дине буларак кабул иткән җир икәнен аңлатырга тырышабыз. Дербент түгел, башка җир түгел. Алар шуны кабул итәләр. Тарихи чынбарлык бар ич.

Болгардан бизнес-урын ясыйлар шикелле. Сезнең шундый хис тумыймы?

– Бу хәл булмастыр дип уйлыйм. Мин 1989 елда ук милли хәрәкәттә катнаштым. Динсез, имансыз хәл ителгән мәсьәләләрнең киләчәге юк. Әгәр Аллага таяну булмаса, ният чиста булмаса, берни дә килеп чыкмаячак. Мөфтиятләрнең һәм милли оешмаларның проблемасы турында сорадыгыз. Проблемасы шул имансызлыкта инде. Әгәр изге ният булмаса, Болгарда укыган шәкертләрдән бернинди файда булмаячак.

Татарларның берләшеп, килеп чыккан проблемны шушылай чишкәне күптән булганы юк инде. Моны хәтта тарихи вакыйгага тиңләп була.

– Миңа калса, без активрак була ала идек. Халыкны уятырга кирәк. Интернетта утыручы яшьләр генә түгел, ә олы буын да бу мәсьәләгә кушылса, һичшиксез, тиешле нәтиҗәгә килербез.

Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Тәлгать Тәҗетдин дә, Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гәйнетдин дә бу мәсьәләдә артка чигенделәр.
Русиядә мөселманнар фиркасе кирәк

– Белгәнемчә, Равил хәзрәт Шәймиев белән сөйләшүдә каршы чыкты. Менә хәзер Шәймиевның матбугат хезмәте исемен үзгәртәбез дип хәбәр итте. Мөселманнарның фикерен әле дә ишетмиләр.

Хәзер исемен, кую көнен, урынын үзгәрттеләр ди. Бу сезнең өчен җиңү булачакмы яки җиңелүме?

– Бу һәйкәл Болгарның кайсы җиренә куелса да, халкыбыз өчен җиңелүне аңлатачак. Бу – Алланың каргышын аңлатачак. Халык күтәрелергә, уянырга тиеш. Күбесе яшьләрдән тора. Алар алда барырга тиешләр, ә безгә, олы буыннарга ныклы терәк булу мәслихәт. Шуңа күрә, Алла боерса, бөтен көчебезне куярга тиешбез. Шәхсән үзем интернетны актив кулланам. Үзем өчен, әлбәттә, файдасы күзгә күренә. Мин аннан мәгълүмат алам, үзем яңалыклар белән уртаклашам. Заманча ысуллар белән да эш итәбез.

Бу сорауны сезгә еш бирәләрдер. Русия мөселманнары бер зур мөфтият булып оеша аламы? Кемдер мөселманнар фиркасе булуын тели.

– Бүгенге көндә бердәм мөфтият мәсьәләсе актуаль түгел. Ә менә фирка кирәк. Мөселманнар күпләп яшәгән мәмләкәттә мөселманнар хокукларын яклаучы оешма булуы зарур. Ул – бит инструмент. Аны төрлечә кулланып була. Русия мөселманнары фиркасе бүген булмаса иртәгә булыр, иншалла.

Мәскәүдә Җәмигъ мәчетен сүтеп-кору эшләре бара. Җәй көне тарихи мәчет җир белән тигезләнергә өлгерде. Һәм бу эшләрнең башында торучы булып, сезнең фикердәшегез һәм Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин тора. Мәскәүдә татарның символын җимерүне дөрес хәл дип саныйсызмы?
Мәскәүдә Җәмигъ мәчетен сүтеп-кору – бик дөрес гамәл

– Әлһәмдуллилә, бик яхшы карыйм, бик дөрес гамәл дип саныйм. Пәйгәмбәребез Мөхәммәд әл-Мостафа сәлләллаһү галәйһи вә сәлләмнең мәчете, Әл-Хәрәм, Әл-Акса мәчетләре яисә Сарытау мәчете булсынмы, башка мәчетләр булсынмы – әгәр ул мәчет искерә яки уңайсызлана икән, аны сүтеп ташлап яңаны корып кую бернинди проблем тудырмый. Чөнки без мәчетләрне һәйкәл итеп күтәрмибез. Беренчедән, Мәскәүдә урнашкан ул мәчет башкала мөселманнары өчен хурлык иде. Иншалла, Мәскәү мөселманнары зуррак һәм матуррак мәчетләрдә намаз кыла башларлар. Икенчедән, бу мәчет һәйкәл булып кына торса, сүз сөйләп йөрүче мөселманнардан мәчеткә һәм үзләренә бер файда да юк. Равил хәзрәткә дә әйттем: әгәр ният изге булса, барысы да, иншалла, яхшы булачак. Аллаһ Равил хәзрәткә сабырлык бирсен!

Сез ярты ел элек Иранда булгансыз икән. Көнбатыш санкцияләр белән яный. Израиль бүген үк Иранга һөҗүм ясарга әзерләнә.

– Аның турында төрле фикер бар. Миңа калса, Иран белән сугыш Израильгә дә, АКШка да кирәкми. Америка өчен иң мөһим проблем – ул мөселманнар. Американнар бөтен илләргә диктат куйдылар, ә мөселманнар белән идарә итергә ачкыч таба алмыйлар. Иран атом бомбасы ясарга теләсә, ул аны барыбер ясаячак. Америкага сөнниләр һәм шигыйлар ызгышы кирәк. Ә Израильнең хәлләре хәзер мөшкел, чөнки урнашу, мөселманнарның күтәрелеше, демографик проблем да Израильнең көннәрен киметә. Фәләстин дә тик ятмый. Фәләстин проблемы ул Иерусалимнан гыйбарәт. Иерусалим өчен көрәш бара.

Быел гарәп илендә булган инкыйлабларга бер ел тулды. Халык үзе күтәрелеп чыктымы яки башкасымы?

– Минем фикеремчә, халык үзе теләп урамнарга чыкты. Миңа Либиядә берничә тапкыр булырга туры килде, Каддафи хакимлек иткәндә, андагы тормышны күрдем. Шуның кадәр нефть байлыклары белән халык тагын да яхшырак яши ала иде.

Сарытау өлкәсендә әле генә губернатор алмашынды. Сезнең хакимият белән мөнәсәбәтегез ничек?

– Безнең, әлһәмдүлиллә, араларыбыз уртача. Аяцков, Ипатов булганда да, хәзер Радаев килгәч тә, хөкүмәт белән бер фикердәбез. Бер фикердә дию, якын килмәскә һәм ерак китмәскә дигәнне аңлата. Өлкәдә казакъ, татар авыллары бар. Сарытау безнең дә җиребез. Якын арада Сарытау өлкәсенең Диния нәзарәтенең күчмә утырышы булачак. Анда Ершово шәһәрендә мәчет төзү һәм Болгардагы сынны куйдырмау мәсьәләсе каралачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG