Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс милләтчеләре татар теленә, гореф-гадәтләренә һөҗүмен көчәйтә


Узган елның 16 апрелендә урыс милләтчеләре үткәргән пикеттагы шигарьләр
Узган елның 16 апрелендә урыс милләтчеләре үткәргән пикеттагы шигарьләр

“Казан гражданнар берлеге” 21 апрель көнне мәктәпләрдә татар телен укытуны киметү таләбе белән пикет үткәрергә җыена.

Соңгы вакытта Русиянең милли төбәкләрендә анда яшәүче җирле халыкларның гореф-гадәтләренә, диненә һәм теленә каршы урыс милләтчеләрнең һөҗүме көчәя. Рәсмиләр толерантлык, толерантлык дип лаф орган Татарстанда бу бигрәк тә күзгә чалына.

Әле күптән түгел генә урыс милләтчеләре Казанда тагын бер иҗтимагый оешма төзеде. Ул “Казан гражданнар берлеге” дип атала. Алар республикада Ана теле айлыгы барган вакытта, 26 апрельдә үтәчәк Туган тел көне алдыннан 21 апрель көнне хөкүмәт бинасы каршына пикетка җыелырга әзерләнә. Аннан соң урам буйлап Казанның Шаляпин һәйкәле янында да килеп чара үткәрергә теләгән булганнар, әмма Казан хакимияте моның белән ризалашмаган. Милләтчеләр барыбер урам йөрешен дә, һәйкәл янында чараны да үткәрәчәкләрен әйтә. Аларның таләпләре шул ук – моңа кадәр урыс милләтчеләре күтәреп чыккан шигарләр – республикадагы мәктәпләрдә татар телен киметеп, Русиянең башка төбәкләрендәге кебек, рус теленә генә өстенлекләр бирүгә ирешү.

Татарстан мәгариф һәм министры Альберт Гыйлметдинов 20 апрель көнне урыс милләтчеләре митингы алдыннан “Без рус телен һәм әдәбиятын тиеш булганча 100 процент укытабыз”, дип әйтте. Министр республикада ике дәүләт теле булганга, укыту планнарының нинди нигездә эшләвен аңлатып, беркайчан да рус теле сәгатьләре кимүгә таба бармады, дип тә әйтте.

Министрның бу сүзләре, күрәсең, урыс милләтчеләренә ошамады. Гел аларны гына яклау тарафына баскан интернет басмаларның берсе, урыс шовинистларын күз алдында тотып, “Татарстанда милләтчеләр рус теле мәсьәләсендә кире чигенергә уйламыйлар” дип язып чыкты.

Берьяктан, татар теленә каршы һөҗүм барса, икенче яктан татар тарихына һәм аның үткәненә каршы да һөҗүмнәр көчәя. Мөселман зираты һәм ханнарның ял итү урыны булган урында чиркәүнең соңгы чарасы моңа мисал булып тора.

Казандагы Әниләр мәчетенең азан тавышы Татарстан Конституция мәхкәмәсенә кадәр барып җитте. Әлеге мәчет янында яшәгән һәм күп еллар буе азан тавышы йокларга бирми дип зарланып шикаять язган Дмитрий Фроловның да артында кем торганлыгы билгеле түгел.

Конституция мәхкәмәсе аның шикаятен канәгатьләндермәгәч, Казанда Коръәнне өйрәнү үзәге мөдире, державачыл карашлары белән билгеле булган Фәрит Салман да: “Аңа нигә мәхкәмәгә бару кирәк булган, мәчетенең үзе, мөхтәсибәт, Татарстан диния нәзарәте белән бәйләнешкә кереп тә проблемны хәл итәргә мөмкин иде”, дип белдерде. Фроловның шикаятеннән соң Әниләр мәчетендәге азан тавышы киметелде. Хәзер исә Русия ислам университетында белем алучылар азан тавышы бөтенләй ишетелми, дип әйтә. Университет әлеге бина янына урнашкан.

Фроловның шикаятенә Конституция мәхкәмәсенең җавабын күпләр көтте, күрәсең, үзләре өчен уңай җавап алынса, бу документ Татарстандагы башка мәчетләрдән ишетелгән азан тавышын туктатырга аларга зур терәк булыр иде. Аннан татар миллилеген, динилеген юк итүдә икенче адымны да ясарга була.
XS
SM
MD
LG