Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуров: Үзәк сайлау комиссиясе тасмаларда Әстерханда хәрәмләшүләрне тапмады


Русия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Владимир Чуров бүген журналистларга, комиссия вәкилләре Әстерханда шәһәр башлыгын сайлауда язылган тасмаларны караганда хәрәмләшүләрне тапмады, дип белдерде.

Әстерхан мэрына намзәт булган Олег Шеин һәм аның тарафдарлары әлеге видеотасмаларны карауны таләп иткән иде. Бу эш атнага якын барды.

Бүген Әстерханда Шеин һәм аның белән бергә айга якын ачлык тотучылар белән Русия кеше хокуклары вәкиле Владимир Лукин очрашты. Ул Шеин штабы җыйган сайлау вакытында хәрәмләшүләрне күрсәткән документлар белән танышты. Оппозициядәгеләр Лукинга пикетлар вакытында анда катнашучыларга һөҗүмнәр булганлыгы турында шикаять тә тапшырган.

Әстерхандагы мәхкәмә 26 апрель көнне Шеинның шикаятен карый башлаячак. Мәхкәмәдә шәһәр сайлау комиссиясе җавап тотачак.
XS
SM
MD
LG