Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мински оппозициягә Чернобыль казасын искә алу чарасын үткәрергә рөхсәт итте


Мински шәһәре хакимияте оппозициягә 26 апрель көнне Чернобыль атом электр станциясендә булган казаны искә алу чарасын үткәрергә рөхсәт итте. Бу чара "Чернобыль юлы" дип атала.

Быел оппозиция чара вакытында Беларусның беренче атом электр станциясен төзү ниятенә дә каршылык белдерәчәк. Бу станция өчен Русия 10 миллиард доллар кредит бирергә җыена.

Башка елларда Чернобыль казасын искә алу чарасын үткәргән вакытта, хокук саклаучылар һәм активистлар арасында низаг чыгып, меңнәрчә кеше кыйналган иде һәм бу урам йөрешендә катнашканга җавапка тартылды, дип белдерә радиобыз хәбәрчесе.
XS
SM
MD
LG