Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:12

Финляндия татарлары турында беренче фильм чыкты


Фильмның проект җитәкчесе, имам Рамил Беляев

Фильмның проект җитәкчесе, имам Рамил Беляев

Һельсинкидә Финляндия татарларының милли һәм дини үзәген төзү тарихы турында документаль фильм тәкъдим ителде.

Апрельнең 19ында Һельсинкидә Финляндия татарлары үз мәхәлләләре тарихы турындагы бу фильмны беренче тапкыр карарга җыелды. Азатлык радиосына бу хакта фильмның проект җитәкчесе, имам Рамил Беляев сөйләде.

– Рамил хәзрәт, фильмны төшерү идеясе ничек туды?

2010 елда Һельсинкидәге татарларның дини һәм милли мәркәзе - Ислам йортының 50 еллык юбилеен үткәрдек. Менә шул бәйрәмгә туры китереп без бер документаль фильм эшләргә теләгән идек. Ул фильмда без шушы йортның төзелешен, шушы йортка ирешү юлын күрсәтергә теләдек. Бу инде финляндиядәге татар халкыбызның тарихы түгел, ә шушы йорт төзелешенең тарихы.

Кызганыч ки, мин дә, Шамил әфәнде Насретдин дә, Ирхан Низаметдин дә, беребез дә бу эштә профессионал түгел. Шуңа күрә бу фильмны эшкәртә-эшкәртә бераз вакыт китте, һәм, ниһаять, елъярым вакыт узгач менә хәзер генә ул әзер булды һәм халыкка күрсәтелде.

Фильмда татар халкының нинди генә җирләргә күчеп китсә дә, үзенең телен, динен һәм мәдәниятен сакларга тырышуын күрсәтәбез. Шулай ук үткән гасыр башында Финляндия җиренә татарлар килеп шушында урнашып монда үз мәхәлләсен барлыкка китергәч, ничегрәк бер бина төзү, шул бинада мәчет тә ясау, бергә җыелып үзебезнең телебезне өйрәнү, мәдәниятебезне саклау турында уйланганнар. Ә инде 1960 елда шушы бинаны төзи башлап бер ел эчендә бик матур гына итеп биш катлы бина төзеп куйганнар. Бу бина инде ярты гасырдан артык халкыбызга хезмәт итеп килә. Фильмны без менә шушы тарих турында эшләдек.

– Рамил хәзрәт, 1960 еллардан сакланган ниндидер видеоархив язмалары бармы бу фильмда?

– Фильмда 60 еллардагы гына түгел, борынгырак видеолар да бар. Мәсәлән, 1940-1950 елларда төшерелгән видеолар. Төрле дачаларда, аннан соң намаз бүлмәләрендә намаз укыганны күрсәтүче рәсемнәр табылды. Әлбәттә, бу бинаны төзегән вакытта төшерелгән видеолар һәм рәсемнәр бар. Алар инде тавышсыз. Ләкин аларның да кыйммәте бик зур, чөнки шул видеоларда без кемнәр булганын, нинди зур бер тантана булганын һәм зур бер вакыйга булганын аңлый алдык.

– Фильмны төшергәндә һәм әзерләгәндә иң авыры нәрсә булды?

– Әйткәнемчә, беребез дә профессионал булмаганга күрә, бу безнең өчен бер яңа эш булды. Үзегез дә беләсездер, яңа эшне башлаганда һәрвакыт авырлык була. Мисал өчен аның сценариен язу, әңгәмәләрне төшерү, әңгәмәләрне төшергән вакытта камераны дөрес итеп тоту. Аннан соң бөтен маретиалларны җыеп бетергәч аларны тәртипләү, компьютер програмына куеп аларны эшкәртү бөтенесе безнең өчен яңа эш булды. Шулай да без аларның бөтенесен үтеп чыга алдык. Күп вакыт узса да, без аны эшли алдык.

Шуны әйтәсем килә, бу берьяктан авыр булса да, икенче яктан бик кызыклы, дулкынландыра торган зур проект булды. Шуңа күрә без моны теләп эшләдек. Төп максатыбыз киләсе буыннарга шушы тарихны калдыру иде. Безнең олы буыныбыз, өлкән яшьтәге әгъзаларыбыз инде ахирәт йортына күчеп китеп баралар. Тарих, кызганыч ки, алар белән бергә китеп бара. Тарих югалмасын өчен шушы фильмны эшләп, балаларыбыз аңласыннар, күрсеннәр дип шушындый эшкә алындык.

Кичәдә халкыбыз бу идеяне яхшы кабул итте. Кызыксынып карадылар, чөнки бу аларның тарихы, аларның ата-бабаларының тарихы. Аларга бу кызыклы булды һәм килеп рәхмәтләрен дә әйттеләр. Ул яктан без бик тә канәгать. Әгәр дә халкыбызга аның ярдәме булса, халкыбызга аның кызыгы булса, без, әлбәттә, шатланабыз. Киләчәктә дә бу видеолар, бу материаллар балаларга, оныкларга күрсәтелсә яхшы булыр иде. Алар да бу байлыкка, бу мәчетебезгә ирешүнең үз юлы, үз тарихы булган, анда кешеләр үзләренең көчен куйган, димәк ул үзеннән-үзе генә барлыкка килмәгән диеп шушы тарихны аңласалар, шул, бәлки, безнең иң зур бәхетебез булыр иде.

– Мондый зур хезмәт онытылырга тиеш түгел, әлбәттә. Сез бу эшегезне дәвам итәргә дә җыенасызмы? Төрле мәҗлесләрдә төшерелгән видеоларны, кунаклар килә сезгә, аларны да киләчәктә фильмның икенче сериясе, дәвамы итеп әзерләргә җыенмыйсызмы?

Ярвәнпә мәчете

Ярвәнпә мәчете

– Безнең әлеге фильмны тәкъдим итә кичәсендә ачык микрофон өлеше бар иде. Шушы ачык микрофон өлешендә безнең әгъзаларыбыздан да бу проект белән генә тукталып калырга ярамас иде дигән фикерләр килде. Безнең бит әле Ярвәнпәдә Финляндиядәге бердәнбер аерым манаралы мәчетебез бар. Аның тарихы 70 елга якын инде. Димәк аның тарихын да күрсәтергә мөмкин булыр иде. Заманында аны бары мәчет итеп кенә түгел, ә сугыш вакытында Финляндия аны үзенең гаскәрләре өчен дә кулланган дигән хәбәрләр килде безгә.

Аннан соң безнең азчылыгыбызда әле Финляндия төрекләре берлеге дә бар бит. Ул безнең театрлар, кичәләр, концертлар, шундый мәдәният чараларын оештырып килә, үз эшчәнлеген 75 елдан артык инде алып бара. Аның тарихы бай һәм күренекле дип әйтеп була. Аның да күп архив материаллары бар.

Аннан соң безнең әле “Йолдыз” спорт клубыбыз да, спорт чараларыннан алынган күп кенә материаллар бар. Безгә күптөрле идеяләр әйтелде. Без ул турыда, иншалла, уйларбыз. Һәм киләчәктә дә бу эшне дәвам итәргә ниятебез бар, чөнки китап уку ул күпмедер көч таләп итә, бөтен кешегә әдәби текстларны аңлау да җиңел түгел. Ә видеоны караган вакытта, ул материал үзеннән-үзе килә, кеше аны җиңел генә кабул итә. Анда күп кенә сурәтләр бар. Без бит дөньяны сурәт аша кабул итәбез. Шуңа күрә аны аңларга да, истә калдырырга да җиңел. Без бу проектны дәвам итәргә кирәк булыр дип уйлыйбыз.

– Фильмны татар һәм фин телләрендә әзерләгәнсез. Сезнеңчә Финляндиядә үткән документаль фильм фестивальләренә, яисә халыкара документаль фильм фестивальләренә кызыклы була аламы бу кино?

– Ул турыда да уйлап караганыбыз бар, бәлки берәр фестивальгә куеп карарга диеп. Мәсәлән, Казан мөселман кино фестивале бар, Русиянең төрле шәһәрләрендә, Финляндиядә дә бар. Ләкин без әле ниндидер бар карарга килмәдек, чөнки бу безнең профессиональ фильм түгел бит. Һәвәскәр дәрәҗәдә генә эшләнгән фильм. Шуңа күрә без әле ул турыда сөйләшербез һәм бәлки аны кая да булса күрсәтергә җибәрербез дә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG