Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар җыенына әзерлек тәмам


Сулдан уңга: Алик Локманов, Рамил Бигнов, Равил Идрисов, Илдар Габдрафыйков
Сулдан уңга: Алик Локманов, Рамил Бигнов, Равил Идрисов, Илдар Габдрафыйков

21 апрельдә Уфада Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтариятенең III конференциясе үтәчәк. Анда республика районнарыннан 350-гә якын вәкил сайланган. Җыен алдыннан “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында журналистлар өчен матбугат очрашуы оештырылды.


Матбугат очрашуына Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе Рамил Бигнов, мохтариятнең мәдәният мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Алик Локманов, танылган галим, мохтарият башкарма комитеты әгъзасы Илдар Габдрафыйков һәм Уфаның 84нче санлы татар гимназиясе директоры, Уфа шәһәре татар мохтарияте рәисе Равил Идрисов килде. Кунаклар иң элек булачак конференция хакында мәгълүматлар бирде. Аннан журналистларны кызыксындырган сорауларга җаваплар алынды.

Бер сорау әлеге җыенның дәрәҗәсенә бәйле. Ни өчен дигәндә, моңа кадәр гел генә Башкортстан татарлары корылтае булачак дип белдерелә килгән иде, ә хәзер ул Татар милли-мәдәни мохтарияте җыены сыйфатында гына үтә? Моңа Рамил Бигнов аңлатмалар бирде. Аның сүзләренчә, киләчәктә корылтай үткәрү дә көн тәртибенән төшми, ләкин әлегә мохтарият конференциясен үткәреп, яңа рәис һәм идарә сайлау максатка ярашлы, чөнки мохтарият дәүләт финанславына таяна.

Рамил Бигнов
Рамил Бигнов
Рамил Бигнов, быел ук инде Башкортстан татар мохтариятенә акчалар бүленәчәк, ә алдагы елларда ул бюджетка кертелә барачак, диде. Рамил әфәнде әйтүенчә, әлеге чара мохтарият конференциясе статусында гына үтсә дә, эчтәлеге белән ул барыбер корылтай дәрәҗәсендә. “Чөнки ул Башкортстан татарлары үсешендәге киңкатлам мәсьәләләрне үз эченә ала”, ди Рамил Бигнов.

Форумның көн тәртибенә килгәндә, Рамил әфәнде белдерүенчә, милләтнең бүгенге хәленә кагылышлы берничә кискен проблема кузгатыла.

Шуларның иң зурысы башкорт һәм рус телләре белән беррәттән, татар теленә дә дәүләт статусын алу мәсьәләсе. Шулай ук республикада татар милли мәгарифе язмышы, халык исәбен алуларда татар халкын киметеп күрсәтү, дәүләт телевидениесендә һәм радиосында татар редакцияләре булдыру һәм башка көнүзәк бурычлар карала. 21 апрель җыенында күтәреләчәк мәсьәләләр хакында татар мохтарияте мәдәният комиссиясе җитәкчесе Алик Локманов тәфсиллерәк сөйләде.

Журналистлар биргән сорауларны җаваплаганда Рамил Бигнов "республикада татар гимназияләренең берничә генә булуын гадел түгел" дип бәяләде. Уфадагы Рәми Гарипов исемендәге башкорт интернат-гимназиясен телгә алып, безгә татарларга да шундый ук белем учагы булдыру кирәк дип ассызыклады.

“Без дә башкортлар кебек үк, шундый исктитмәле яхшы шартларда үз балаларыбыздан милләтнең элитасын, “каймагын” әзерли алу хокугына иябез”, диде Рамил Бигнов. Башкортстан халыклары ассамблеясе эшчәнлеген җанландыруга бәйле фикерләре белән дә уртаклашты Рамил әфәнде. Аның әйтүенчә, ассамблеянең бүгенге көндә нәтиҗәле эшчәнлеге күренми. Аның җитәкчелеген өр-яңадан сайлап, эшен җанландырып җибәрү кирәк.

“Ассамблея төрле милләт халыклары иҗтимагый, милли-мәдәни берләшмәләренең “түгәрәк өстәл” артына утырып, иң җитди, көнүзәк мәсьәләләрне тикшерү мәйданына әверелергә тиеш. Ә без әле башкорт милли оешмалары белән дә уртак өстәл артына утыра алмыйбыз”, диде Рамил Бигнов.

Тарихчы галим, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков үз чыгышында республикадагы демографик мәсьәләдәге сәер хәлләргә игътибарын юнәлтте. Аның сүзләренчә, Башкорстанда татарлар халык исәбен алган саен кими. Ә бит тикшереп карасаң, татарларның табигый артуы да кимеми, шуның өстенә миграция күченешләре дә татарлар файдасына. Шул ук вакытта гаҗәеп хәлләр – татарлар һаман кими булып күренә.

“Моның сәбәпләре һәммәбезгә мәгълүм – татарлар башка милләт исәбен арттыра. Биредә сәясәт һәм җитәкчеләр кысылышы бар. Шуңа күрә бу мәсьәләне сәясәттән читләштереп, аны фәкать фәнни күзлектән генә өйрәнү кирәк”, диде Илдар Габдрафыйков.

Татар мохтарияте җыенына Казаннан да кунаклар көтелә. Татарстан премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева җитәкчелегендәге вәкиллек киләчәк, дип әйтелде матбугат очрашуында. Башкортстан ягыннан иң югары җитәкчеләр булмаса да, кайбер рәсми затлар киләчәге белдерелә. Шулай итеп, узган еллардан бирле көтелгән җыен, кечерәк күләмдә булса да, ниһаять гамәлгә аша. Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасында үтәчәк ул. Хисап-сайлау җыены яңа рәисне һәм идарә әгъзаларын, төрле комиссияләр җитәкчеләрен дә сайлаячак.
XS
SM
MD
LG