Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 12:59

Зиннур Әһлиуллин: "Компромиссыз көрәш чоры башлана"


Зиннур Әһлиуллин (с) Марат Арсланов белән

Зиннур Әһлиуллин (с) Марат Арсланов белән

20 апрель көнне Чаллы мәхкәмәсе милли хәрәкәт активисты Зиннур Әһлиуллинга хөкем карары чыгарды. Мәхкәмә карарында аңа бер ел шартлы хөкем чыгарылуы турында әйтелде. Әһлиуллинны мәхкәмәгә биргән Василий Тихонов татарларны “килмешәк” дип атады.


Узган елның 30 апрелендә ясаган чыгышлары, шигарләре өчен Русия җинаятьләр кодексының 282нче маддәсе нигезендә милләтара, рассачалык һәм динара дошманлык тудыруда гаепләнгән Зиннур Әһлиуллинга быелның 29 февралендә беренче мәхкәмә утырышы булды. Берничә утырыштан соң 20 апрельдә аңа карата хөкем карары бәян ителде. Карарда аңа бер ел шартлы хөкем чыгарылуы турында әйтелә. Шушы карар укылганнан соң Зиннур әфәндегә теләктәшлек белдереп килүчеләр канәгатьсезлекләрен сиздереп, мәхкәмә залыннан урамга чыктылар. Без аларның кайберләренә мөрәҗәгать иттек.

"Хөкем – чираттагы спектакль"

“Зиннур үзенең соңгы сүзендә "Татарстанда урысча белмәгән бер генә урысны да таба алмыйсыз, ә татарның яртысы туган телен белми. Бу – Путин һәм империя тарафыннан көчләп урыслаштыруны күрсәтә. Мине төрмәгә утыртсагыз да, мылтык терәп атсагыз да күземне дә йоммыйм", диде.

Рәфис Кашапов (с), Рифкат Гайфетдин улы һәм Булат Гатин

Рәфис Кашапов (с), Рифкат Гайфетдин улы һәм Булат Гатин

Әйе, Зиннур соңгы сулышына кадәр телебез, дәүләтебез өчен көрәшергә әзер кеше”, диде Әһлиуллинга карата булган мәхкәмә утырышларының барысында да катнашкан Рәфис Кашапов.

“Зиннур Әһлиуллинга хөкем карары ФСБ аша чыгарылгандыр. Милләтләрнең теләгән дәүләттән аерылып чыгарга хакы бар. Күрәсең, Русиядә андый хокук юк. Милләт өчен нидер сорый башласаң, син – экстремист һәм аңа 282нче маддә бар. Үз милләтләрен яклаган кешеләрне шуның буенча хөкем итәләр”, дип саный Булат Гатин.

“Узган ел гына 188нче мәктәпнең бетүе хакында сүзләр булды. Урам җыеннарына шигарләр күтәреп чыгарга урыслар җирлек бирде бит. Башта бит алар чыкты, татар телен йөгәнләргә, мәктәпләрдә татар телен укытуны бер сәгатькә кыскартырга, урыс теленә бер сәгать өстәргә дип. Янәсе, урыс балалары урыс телен тулы програм укый алмый. Зиннурның шигарендә “урыслар, китегез” дигән сүзләр юк иде. “Кем төп халыкның телен хөрмәт итми...” дип башлана иде ул шигар. Хөкем – чираттагы спектакль”, дип канәгатьсезлек белдерә Рифкат Гайфетдин улы.

"Көрәшнең демократия чоры узды"

Шушы әңгәмәләр барган вакытта хөкем карарына имза куйган Зиннур әфәнде үзе дә мәхкәмә бинасыннан чыкты һәм бу көннәрдә булган уй-кичерешләрен безгә дә җиткерде.

“Урыс дәүләте беркайчан да татарга яхшы булмады. Шәхсән минем милли тойгыларым кимсетелеп киленде. Кемнең милли горурлыгы юк, аны сизми. Мин, тыйнак кына әйткәндә, гомер буе милләт өчен көрәштем. Хөкем уңаеннан җәмәгатьчелекнең сүзе аз булуы мине борчый. Башкалар өчен мин җан атам. Яшь вакытта да дусларны кыерсытсалар, арсландай сугыштым.

Яңа иптәшләр, авыр чакта ташламаган иске дуслар белән алга таба да көрәшне дәвам итәчәкбез. Миңа үлем дә куркыныч түгел, ләкин кыен вакытта кешеләрнең ярдәмгә килмәве җанны әрнетә.

Милли көрәшнең демократия чоры узды. Хәзер милли азатлык хәрәкәтенә күчәргә кирәк. Хокукый юллар белән алга барып булмавын күрдек. Алда компромиссыз көрәш булырга тиеш. Референдумыбыз, Конституциябез тапталды. Кискен адымнар, кискен хәрәкәт кирәк. Бу – үтерүләр турында әйтми. Үзебезнең милли хәрәкәттәге сатлыклар, ярым-йорты йөрүчеләр белән дә компромисс бетте, файдасы булмады”, дигән нәтиҗә ясаган мәхкәмәдән соң Зиннур Әһлиуллин.

Зиннур әфәндегә теләктәшлек белдереп килгән Марат Арсланов татарларның милли хәрәкәт вәкилләрен хөкем итүне татарлар өчен файдалы күренеш булырга да мөмкин дип саный. “Бу – Европа мәхкәмәләренә чыгу өчен уңайлы форсат”, ди ул.

"Урыслар – төп халык, татарлар – килмешәк"


Василий Тихонов Зиннур Әһлиуллинны мәхкәмәгә бирүче төп шикаятьчеләрнең берсе. Ул безгә “татарлар – үзләре килмешәк халык” дигән сүзләрен җиткерде.

Василий Тихонов

Василий Тихонов

“Минем кемне дә булса утырту максатым юк иде. Минем максат – гаделлек табу. Төп халык булган урыс халкын килмешәк халык тарафыннан каядыр куалар. Татарлар – килмешәк халык. Алар бирегә татар-монгол яулары белән килгән. Килгәннәр дә талаганнар һәм киткәннәр. 200 елдан соң гына килеп монда көч куллану юлы белән Казан ханлыгын ясаганнар. Урыслар монда борын-борыннан яшәгән.

“Казан елъязмалары”н (“Казанская летопись») карагыз, анда бу хакта төгәл әйтелгән. Казан каласы, аның тирә-ягы башта Киевка караган, аннан Владимирга, аннан Мәскәүгә. Без – төп халык, ә татарлар – килмешәк. Ләкин без аларны куып чыгару турында беркайчан да сүз әйтмәдек. Килмешәк халык урысны куып чыгара башлады”, дип фикер йөртә Василий Тихонов.

Соңгы өч ел эчендә милли хәрәкәт башында торган Фәүзия Бәйрәмовага, Рәфис Кашаповка, Дамир Шәйхетдингә һәм менә Зиннур Әһлиуллинга Чаллыда хөкем карарлары чыгарылды. Кисәтүләр ясалган, тентүләр уздырылган милли хәрәкәт вәкилләре саны берничә тапкыр күбрәктер.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG