Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:08

21 апрель көнне Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрында Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтариятенең III җыены булып үтте. Аның эшендә республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән 300дән артык вәкил катнашты.


Җыенга элегрәк Казаннан Татарстан премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева җитәкчелегендәге вәкиллек килә дип әйтелгән иде. Әмма форумга Русия федераль татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйлметдинов һәм башка кунаклар килде.

Җыенны Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе Рамил Бигнов ачты. Кайбер оештыру эшләре белән таныштыргач, ул җыенга фатыйха бирү өчен сүзне баш мөфти Тәлгать Таҗетдинга бирде. Мөфти хәзрәтләре зур җыенга үзенең котлауларын ирештереп, мөһим сөйләшүнең нәтиҗәле булуын теләде. Аннан соң Башкортстан президенты хакимияте җитәкчесе урынбасары Марат Мәрданов Рөстәм Хәмитовның мохтарият конференциясенә котлауларны укып ишеттерде.

Рамил Бигнов форумның көн тәртибе белән таныштыргач, Башкортстан премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов кереш сүзе белән чыгыш ясады. Ул башта республикадагы халыклар тормышына, аларның милли-мәдәни мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүгә кагылышлы гомум мәгълүматлар бирде. Аннан соң республика татарларының милли ихтыяҗларын гамәлгә ашыруга бәйле эшләр хакында сөйләде.

Президент хакимияте башлыгы урынбасары Марат Мәрданов чыгышында татар милли-мәдәни мохтарияте тарихына тукталып, бүгенге көндәге хәлләр хакында мәгълүматлар бирде. Республиканың берничә районында милли-мәдәни мохтариятләр рәсми теркәлеп эшли. Шул ук вакытта барлык районнарда да диярлек алар оештырылу һәм теркәлү хәлендә. Марат Мәрданов татар халкының Башкортстанда 1 миллионнан артык булуын билгеләп, аның икътисадка һәм башка өлкәләргә керткән зур өлешен югары бәяләде.

Залда - җыен вәкилләре

Залда - җыен вәкилләре

Республикада 30дан артык матбугат басмасы чыгып килә. Аларның гомум тиражы 130 меңнән артып китә. Узган елда Уфада “Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесенең хәбәрчеләр үзәге эшли башлау да мөһим казаныш.
Марат Мәрданов татар һәм башкорт халыкларының элек-электән дус-тату яшәвен ассызыклап, киләчәктә дә шулай булачагына ышынычын белдерә. Республика халыкларының милли үзәкләрен бер урында туплау өчен аерым бер Халыклар дуслыгы йорты булдыру ихтыяҗын да әйтә ул. Бу хакта республика президенты белән килешү дә булган инде.

Җыенда Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе Рамил Бигнов сүз алып узган еллардагы эшләр хакында хисап тотты. Ул башта татар мохтарияте соңгы елларда башкарган эшләргә хисап тотты. Аннан соң Башкортстанда татар милли-мәдәни мәнфәгатьләрен хәл итү програмын кабул итү, татар теленә башкорт һәм рус телләре белән беррәттән, дәүләт теле статусы бирү, татар мәгарифен саклап калу һәм үстерү мәсьәләләрен күтәрә. Бу проблемнар хакында сөйләгәндә Рамил әфәнденең чыгышы көчле алкышлар белән бүләкләнде. Татар теленә дәүләт статусы бирү мәсьәләсен Башкортстан халыклары ассамблеясенә керүче барлык милли оешмалар белән бергә карап, аны хакимият алдына кую тәкъдимен әйтә Рамил Бигнов.

Мохтарият шурасы рәисе әйтүенчә, татар оешмалары республиканың элекке җитәкчелеге белән соңгы 15 елда “салкын сугыш” хәлендә яшәде. Хәзер исә вазгыять уңайга үзгәргән, шуңа күрә көнүзәк проблемнарны чишү мөмкинлеге бар. Рамил Бигнов республикада үткәрелгән халык санын алуларда татар халкын саны кимүнең күп сораулар тудыруын да телгә ала.

Чыгышта татар мәктәпләренең елдан-ел кимүе хакында да әрнүле сүзләр булды. Мисал өчен, соңгы ике елда гына да Башкортстанда 51 татар мәктәбе ябылган. Татар мәктәпләрен һәм гимназияләрен арттыру мөмкинлеге бар. Моның өчен сәяси ихтыяр гына кирәк. Уфада киң билгеле Рәми Гарипов исемендәге интернат-гимназия эшли. Анда башкорт балалары бик яхшы белем ала һәм милләтнең каймагы була. Татар балалары өчен дә Уфада шундый ук интернат-гимназия төзелергә тиеш.Бу милли гаделлекне торгызыр иде. Рамил Бигнов үз чыгышында Уфадагы УЗЭМИК мәдәният сараен татар йорты ачу өчен тапшыру тәкъдимен дә әйтте.

Рамил Бигнов Татарстан белән мөнәсәбәтләрне җанландыру кирәклеген дә ассызыклый. Бу җәһәттән тәүге адымнар ясала да инде. Ике республика арасында хезмәттәшлек турында 2010 елда килешү төзелде. 2011 елда Уфада Татарстан Республикасының даими вәкиллеге булдырылды. Шулай ук Уфада “Татарстан-Яңа Гасыр” телевидениесенең филиалы ачылды. Әмма әле алда бергә гамәлгә куясы эшләр бихисап.

Илдар Гыйлметдинов

Илдар Гыйлметдинов

Хисап чыгышы буенча фикер алышуларны Федераль милли-мәдәни мохтарият рәисе Илдар Гыйлметдинов башлап җибәрә. Аның сүзләренчә, әле Русиядә 28 төбәк татар мохтарияте рәсми теркәлеп эшли. Илдар әфәнде алар башкарган эшләр хакында мәгълүматлар бирде. Татар милли мәгарифенә кагылышлы проблемнарны да күтәрде һәм дәүләт думасы депутаты буларак, үзенең тәкъдимнәрен әзерләвен дә ирештерде. Борчыган мәсьәләләр чишелешен дәүләттән генә көтеп яту да урынсыз. Ата-аналар белән дә эшләргә кирәк. Алар да балаларын татарча укытуга кызыксына торган булсын. Федераль телевидение каналларында татарча тапшыруларны арттыру һәм аерым каналлар булдыру мәсьәләсен дә, озакка сузмый, кабыргасы белән кую кирәк.

Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты вәкиле Марс Тукаев үз чыгышында Ринат Закировның шушы җыенга котлавын укып ишеттерде. Ул шулай ук бертөркем милләтпәрвәрләргә Бөтендөнья Татар конгрессының рәхмәт хатларын һәм бүләкләрен тапшыра.

Башкортстан халыклары ассамблеясе идарәсе рәисе Әхәт Мостафин татар белән башкорт халыкларының дуслыгын ныгыту юнәлешләре турында сөйли. Татарстанның Башкортстандагы вәкаләтле вәкиле Альберт Максютов үзенең котлау сүзендә киләчәктә ике республика бергә башкарачак эшләр турында әйтте.

Стәрлетамак шәһәрендәге педагогия академиясе проректоры, татар кафедрасы мөдире Илшат Насипов татар мәгарифенә бәйле фикерләре белән уртаклаша. Аның белдерүенчә, татар балаларын ана телендә укытуда проблемаларның күп булуында без күп вакыт хакимиятләрне сүгәбез. Әмма байтак сәбәпләр ата-аналарның битарафлыгына да бәйле. Чөнки татар мәктәпләренә балалар җыя башласаң, ата-аналар балаларын рус мәктәпләренә бирә. Олимпиадаларга татар балаларын туплый башласаң да кыенлыклар. Югары уку йортларында татар кафедраларын саклап калу өчен дә тырышлык салу таләп ителә.

Танылган язучы Айдар Хәлим

Айдар Хәлим

Айдар Хәлим үз чыгышында озак еллар җыелып килгән мәсьәләләргә тукталды. Кушнаренко районыннан килгән укытучы Илфир Котдусов мәгариф өлкәсендәге проблемнарның кискенлеген дә әйтә. Башкорт телен дәүләт теле итеп кертүдән соң, татарча укыту кимеде. Бу хәлне татар теленә дәүләт статусы бирү генә төзәтә ала. Балаларга чын милли тәрбия бирү, аларны хезмәткә, һөнәрләргә өйрәтеп үстерсәк, авылда яшьләр дә калыр,эшсезлек тә кимер. Оптимальләштерү дигән үзгәрешләр дә төптән хата гамәл. Кечкенә авылларда да мәктәпләр саклануы шарт.

Башкортстан Татар мохтарияте идарәсе әгъзасы Кәрим Яушев татар халкының да Башкортстанда башка милләтләр белән тигез хокуклы булырга тиешлеге хакында сөйли. Республикада татар проблемаларын хәл итеп кенә милли татулыкка ирешеп була. Татар теленә дәүләт теле булсын дип таләп итү ул кемнәндер теләнү түгел, ә шушында гасырлар буе яшәгән татар халкының табигый ихтыяҗы, ди Кәрим әфәнде.

Башкорт дәүләт педагогия университеты талибәсе Гүзәлия Гарифуллина билгеләвенчә, татар яшьләрен аралаштыру, алар өчен уртак проектлар булдыру, берлектәге чараларны оештыру – шулай ук мөһим бурычлар.

Марат Кәримов

Марат Кәримов

Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов татар халкының бөек милләт булуын әйтеп, аның Башкортстанда тиешле дәрәҗәдә бәяленергә тиешлеген ассызыклый. Ләкин аны республикада татар халкы санының җанисәп алган саен кими баруы аптырата. Түлсезләндеме әллә татар , ди халык шагыйре, үзе үк җавап биреп, санау дөрес түгел дип әйтә. Татарның бүгенге аянычлы язмышына багышланган шигырен дә укып ишеттерә Марат Кәримов.

Стәрлебаш районы татар мохтарияте рәисе Хисаметдин Исмәгыйлев сүзләренчә, бүгенге проблемнарны хәл итүдә эшлекле татарлар булуы шарт. Балаларга телне өйдә, балалар бакчаларында өйрәтү кирәк. Башка чыгыш ясучылар да татар мәсьәләләрен уңай хәл итү тәңгәлендә үз тәкъдимнәрен җиткерә.

Яңа рәис Римма Үтәшева

Яңа рәис Римма Үтәшева

Җыен азагында аның карарлары кабул ителде һәм сайлаулар үтте. Татар мохтарияте шурасына 35 кеше расланды. Ә мохтарият шурасы рәисе итеп алдагы дүрт елга, бертавыштан диярлек, Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, Уфадагы 4нче балалар тудыру йорты баш табибы урынбасары Римма Үтәшева сайланды. Римма ханым моңа кадәр милли хәрәкәттә катнашкан шәхес түгел. Шулай да, аның җитәкчелек тәҗрибәсе булуын исәпкә алганда, мохтарият эшчәнлеген нәтиҗәле оештырачагына ышаныч баглана.

Мохтарият форумының рәсми өлеше беткәч, делегатларга Уфа “Нур” татар дәүләт театрының “Нурлы сәфәр” исемле театрлаштырылган тамашасы да күрсәтелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG