Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:26

Пакстан хөкүмәте очкыз казасы өчен һава ширкәтен гаепләде


Исламабад – Пакстан хөкүмәте җомга көнне Исламабад янында булган очкыч казасы өчен Bhoja Air һава ширкәте җаваплы дип белдерде.

Эчке эшләр министры Рахман Мәлик сүзләренчә, ширкәтнең бу очкычы бик иске булган. Тикшерү эшләре беткәнче ширкәт хуҗасына илдән китмәскә кушылган.

Карачидан Исламабадка баручы очкыч начар һава шартларында һава аланына берничә чакрым кала җиргә килеп төшкән.

Очкычтагы 127 кешенең барысы да һәлак булган.

XS
SM
MD
LG