Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:18

Сембердә Сергей Удальцов тоткарланган


Сембер – Бүген Сембердә “Сул фронт” хәрәкәте координаторы Сергей Удальцов тоткарланган.

Бер студент кыз Сергейны аңа кул күтәрүдә гаепләп, полициягә мөрәҗәгать иткән. Бу кыз әйтүенчә, ул Удальцовтан интервью алырга теләгәндә, кемдер “Ул Кремль тарафлы “Яшь гвардия” кешесе” дип кычкырган.

Удальцов үзе моны провокация дип атады.

Удальцов Сембергә коммунистларның анда НАТО корылмасын төзүгә каршы чарада катнашу өчен килгән булган.

Русия рәсмиләре Сембердә НАТО корылмасы булмаячак, фәкать андагы һава аланы Әфганстанга хәрби булмаган тауар ташу өчен генә кулланылачак, дип белдерә.

XS
SM
MD
LG