Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:39

Казанда татарлар да, урыслар да үз телләрен яклап урамга чыкты


21 апрель шимбә көнне Казанда татарлар татар телен, урыслар – урыс телен яклап пикетлар үткәрде. Татарлар үз телләренең үлә баруына зарланса, урыслар, без татар теленә каршы түгел, фәкать балаларыбызның урыс телен тиешле күләмдә өйрәнүен телибез, диләр.


Татар пикеты

Татар телен яклап чыгучылар Казанның Ирек мәйданында сәгать 11дә җыела башлады. Пикетны “Азатлык” татар яшьләре берлеге оештырды. Килүчеләр күп түгел – 20ләп кеше. Полиция хезмәткәрләре аларны чолгап алды. Журналистлар пикетчылар белән аралашып торды.

Лозунглар арасында “Татар теле – дәүләт теле”, “Мин 1552 елны хәтерлим”, “Министр Гыйлметдинов! Наил Габдрахмановны эшенә кире кайтарыгыз!” кебекләр бар иде. Ике нәни кыз “Татарча укыйсым килә!”, “Үз телемдә белем алырга телим!” язуларын тотып торды.


Озак та үтмәде, пикетка узган елның кышында Казан автобусында татарча сөйләшеп барган бер ханымны мыскыл иткән Михаил исемле берәү килеп җитте. “Азатлык” татар яшьләре берлеге активистлары аны шундук танып алып, аңа “Син гафу үтенергә теләмисеңме?” дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итте. Михаил, күрәмсең, югалып калды: татар пикетыннан урысныкына качып китте.




Урыс пикеты

Урыс телен яклап чыгучылар Татарстан Дәүләт Шурасы бинасы каршында сәгать 12дә җыелды. Араларында муенына барабан таккан бер ир-ат та бар иде. Ул тавыш чыгарып җыелган халыкка дәрт өстәргә тырышып йөргән, күрәмсең. Халык аз иде. Күп дигәндә, 30 кеше.

Лозунгларга килгәндә, араларында “Изучение национальных языков – на добровольную основу!”, “Требуем преподавания русского языка в полном объеме!”, “Минем туган телем – русский!” кебек язулар очрый иде.



Пикетны оештырган “Казан гражданнар берлеге” активисты Борис Бегаев “Азатлык” хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә үзенең позициясен болай җиткерде:

– Без татар телен өйрәтүгә каршы түгел. Ләкин сәгатьләр саны үзгәрергә тиеш. Татарстанда дәүләт телләре булып саналган татар теле дә, урыс теле дә һәрберсе ким дигәндә икешәр сәгать укытылсын. Калган сәгатьләрне балалар үзләре сайласын: телиләр икән, татар телен тирәнрәк өйрәнсеннәр, телиләр икән, урыс телен үзләштерсеннәр. Бездә андый мөмкинлек юк.

Чараны яктыртырга килгән “Звезда Поволжья” газетасының баш мөхәррире Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы мондый адымга бара алмый дип саный.

– Татарстан кануннарында дәүләт телләре бертигез дәрәҗәдә өйрәнелә дип язылган. Бу – 1990 еллар башында кабул ителгән норма. Ул вакытта ул күпләрне канәгатьләндерә иде. Хәзер дә Татарстан халкының күпчелеге моның белән килешә. Күрәсез, пикетка чыгучыларның саны 50гә дә җитмәгән. Димәк, бу күпертелгән проблема, диде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG