Accessibility links

Бакуда хөкүмәткә каршы чарада меңнәрчә кеше катнашты


Баку – Бүген Азәрбайҗан оппозициясе Баку читендә үткәргән каршылык чарасында меңнәрчә кеше катнашты.

Чараны “Иҗтимагый пулат” хәрәкәте оештырган. Катнашучылар – “Яңа парламент сайлау!”, “Карабахка азатлык!”, “Сәяси тоткыннарга азатлык!”, “Ирекле җыелышлар үткәрү хокукы!”, “Коррупция һәм ришвәтчелеккә – юк!” дигән шигарләр күтәргән.

Апрель аенда Бакуда үткән шундый чарада 10 мең чамасы кеше катнашкан иде.
XS
SM
MD
LG