Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:55

Мәскәүдә оппозиция “карлы инкыйлаб” нәтиҗәләрен тикшерде


Мәскәү – Бүген Мәскәүдә оппозиция активистлары Русиядәге парламент һәм президент сайлаудан соң үткән каршылык чараларына – “карлы инкыйлаб” нәтиҗәләренә багышланган конференция үткәрде.

Безнең хәбәрчебез әйтүенчә, җыелышта шулай ук май башына билгеләнгән каршылык чаралары да тикшерелгән.

Оппозиция активистлары Гарри Каспаров, Алексей Навальный, Евгения Чирикова катнашындагы бу җыен “Ак атна” дип аталган чаралар кысасында оештырылган. Оештыручылар арасында “Солидарность”, “Ак тасма”, “Стрит-арт каршылыгы” һәм Facebook челтәрендәге “Путинсыз Русия” төркеме.

XS
SM
MD
LG