Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә динне яклау гыйбадәтендә дистәләрчә мең кеше катнашкан


Мәскәү – Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматына күрә, якшәмбедә Мәскәүдә Коткаручы Гайсә чиркәвендә динне яклау гыйбадәтендә 65 меңнән артык кеше катнашкан.

Урыс православ чиркәве бу чараны соңгы вакытта чиркәүләрдә булган җәнҗалларга җавап рәвешендә оештырды. Аерым алганда, сүз Pussy Riot төркеменең февраль аенда Коткаручы Гайсә чиркәвендә ясаган чыгышы турында бара. Шушы чыгыш өчен хулиганлыкта гаепләнгән кызлар кулга алынды һәм хәзерге вакытта мәхкәмә карарын көтә.

Бүгенге чарага Мәскәүгә Русиянең 17 епархиясеннән диндарлар килгән. Тәртип саклауга 14 мең полиция хезмәткәре һәм хәрбиләр җәлеп ителгән.
XS
SM
MD
LG