Accessibility links

Германиядә Универсиада илчесе Муса Мусалаев җиңү яулады


Германиянең Леверкузен шәһәрендә К-1 интерконтиненталь чемпион исемен яулау өчен узган кагыйдәсез көрәштә Татарстан вәкиле Муса Мусалаев беренче раундта зур өстенлек белән поляк спортсменын җиңде.

Муса Мусалаев узган ел Татарстан президенты фәрманы белән 2013 елда Казанда узачак Универсиаданың рәсми илчесе итеп билгеләнгән иде. Ул шулай ук Татарстан исеменнән чыгыш ясый торган төрле милләт көрәшчеләреннән торган команда җитәкчесе дә. Әлеге команданың президенты итеп Татарстанның Русиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG