Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 08:57

«Безнең гәҗит» чираттагы санын «Эшләп баеп буламы?», «Халык җүләрме?» кебек үзенчәлекле сорауларга җавап эзләп ача.

Дәүләт Думасы депутатлары һәм министрлар узган ел алган керемнәре турындагы мәгълуматларны бәян итте. Иң бай депутатлар «Бердәм Русия»дә икән. Ә иң хәерчеләр ЛДПРчылар. «Бердәм Русия»нең узган елгы иң бай әгъзасы 2,71 млрд. сумлы Григорий Аникеев.

Ә менә мәгълум шәхес Владимир Жириновский бик мескен хәлдә. Хатыны булмаса, ачка үләр иде. Үзе 2 млн. ярым сум керем белән чикләнгән вакытта, хатыны 71 млн. сум акча тапкан, – дип яза газетның аналитигы Сәйдулла Кутушев һәм узган ел чиновниклар эшләп алган керемнәрне санап, иң бай һәм иң хәерче түрәләрне ачыклый. Тик ул Русия түрәләрен жәлләвен белдерә. Баксаң, керемнәрен чагыштырып караганда күп кенә түрәләр хатыннары, балалары җилкәсендә яши икән. Әйтик, «Бердәм Русия»леләрнең Думадагы җитәкчесе, Вице-спикер Андрей Воробьев, хөкүмәт рәисе урынбасары Александр Хлопонин, Русиянең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов шундый мескен хәлдә.

Сәйдулла санаган Мәскәү түрәләренең барын да телгә алмыйм. Ә менә үзебезнең данлыклы сөт короле Вагыйз Минһаҗевның да бернәрсәсе юк икән: җире дә, коттеджлары да, машиналары да... Аның коттеджларының кайда һәм нинди икәнен белмәгән кеше юктыр: баксаң алар үзенеке түгел. Бар да хатыны, баласы исемендә.

Керемнәргә ышаныргамы соң?

Ышанырга туры килә, дип аңлата автор, чөнки олы түрә керемен тикшерү бик кыен эш бездә. Хокук саклау оешмалары да берәр түрәнең эшен тикшерү өчен «фас» дигән команданы тагын да олырак түрәдән көтә. Массакүләм мәгълүмат чаралары аша да, сәяси трибуналардан да дошман итеп күрсәтергә тырышкан Америкада яшәмибез бит. Анда гына ул президентларның да бар тормышын иләк аша үткәрергә мөмкин. Шуңа да коррупция тамыр җәйгән илләр арасында иң алдынгылар сафында – Русия.

Эреле-ваклы түрәләрне тикшертеп тә булсын ди, ә менә президентның үзен кем тикшерә?! Инде ил башларының җитәкчелекне чиратлап кулдан-кулга тапшыруы артында да, нәкъ менә шул тикшереп булмый торган дәрәҗәне саклау тора торгандыр, шәт. Бүген олигарх Ходорковскийлар утыра, ә иртәгә Ходорковский түгел, башкалар белән төрмә тулыр. Безнең илдә һәркемнән гаеп табарга мөмкин. Юкка гына: «Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга», димиләр. Теләге генә булсын.

Әй, бу яктан гына жәлләмим түрәләрне. Керемнәр күрсәтелгән исемлекне карагач, бик кызганыч күренешкә тап буласың. Мин, типсә тимер өзәрлек ир кеше буларак, хатынымның җилкәсендә яшәргә хурланыр идем. Ә аларның хатыннары, балалары булдыклырак. Үзләре шул бай хатыннар, бай балалар җилкәсенә салынган да, тыныч кына, яши бирәләр. Эшләмәсәң булмый ул. Ә менә түрәләрнең бездә хатыннары гына булдыра. Шулай булгач, ничек жәлләмисең инде аларны. Оят бит, көн саен шул хатын янына кайтасы бар. Түзәр-түзәр дә, әрәмтамак дип куып чыгарыр. Халык сүзе пүчтәк... Хәер, анысына да ярап булмый. Аз керемле булса, хатын җилкәсенә менеп утырган дип, минем кебек гаеп эзли, күп итеп акча алса – карак дип сүгә. Яратмый бездә халык түрәләрне...

Тик бу «мәхәббәт» ике яклы бугай. Халык хезмәтчеләре булырга тиешле кешеләр, түрәләр шәп яшәсен дип салым түләп, аларны туендыручы туган илебез гражданнарын үзләре хөрмәт итәме соң? – дип төгәлли сүзен Сәйдулла Кутушев. Һәм экспертлар фикеренә таянып гади хезмәткәр белән җитәкче алган хезмәт хакы арасындагы аерманың котчыккыч зур булуын да искәртә. Хезмәт хакларындагы аерма социаль киеренкелек тудыра. Директорлар миллионнар алганда, хезмәткәрләр 10–15 мең сумга йөри. Бу бернинди калыпка да сыймый, ди ул.

Халык җүләрме?

Сәйдулла Кутушевны укыгач, халык җүләрме, дигән сорау туды башымда. Дөрес, җүләр дип әйтә алмыйм, әмма җүләрсетәләр кебек тоела. Сайлауларның ничек узуы, массакүләм мәгълүмат чараларының бер-берсен уздырып матур тормыш тасвирлавы, гадел, иң демократик җәмгыять дип бәхетле яшәвебезгә ышандырулары... шулай уйларга мәҗбүр итә. Сайлаулардагы гаделсезлекләр дә, ул оппозициянең ялган уйдырмасы гына икәнен гел ишетеп торам. Алар 1990нчы елларга кире кайтару өчен тырмаша икән. Ярый әле 1913нче ел белән өркетмиләр. Чөнки хәтеремдә: Совет чорында бездә җитештерүчәнлек үсешен Русия тарихындагы кризислы чор – 1913нче ел белән чагыштыралар иде.

Хәер, 90нчы еллар белән чагыштырганда да ни үзгәрде соң?! Нефтебез арзанайса күрербез ни үзгәргәнен... Алла сакласын. Шул 90нчы елларны булдырган, шул чакта эшләгән сәясәтчеләр, бүген шул чор белән куркытып нәрсәгә ирешергә тели? Ябылган, җимерелгән, я биналары Кытай, Вьетнам продукциясе сату базарына әйләндерелгән заводлар аларның күз алдында, алар катнашында ишелмәдеме?

Тик соңгы сайлаулардан соңгы протест акцияләре түрәләрне дә уйландырды. Эшләмәсләр дә, үзгәрешләрне яклау кыяфәте чалына...

Менә кайчандыр Путин үзе үк юкка чыгарган губернатор сайлауларын кире кайтармакчы булалар. Тик аерым шарты бар. Кандидатлар фильтр аша үтәргә тиеш. Бу фильтр кем дисез? Шул ук президент һәм муниципаль депутатлар... Алар рөхсәт итсә, бу кеше сайлауларда катнаша, разый булмасалар, «тәрбияләнгәч», яхшы кешегә әйләнгәч килеп карар... рөхсәт сорап! Юкса, Путин фикеренчә, сайлауларга үтә милләтчеләр, экстремистлар, тагын әллә нинди жулик-бандитлар килергә мөмкин икән.

Менә монда нәкъ менә җүләрсетү чалымы сизелә дә инде. Әлбәттә, бу минем карашка. Чөнки мин ниндидер фильтр аша үткән кешене генә сайларга тиеш буласы икәнмен ич. Ә миңа фильтрлар бирүчеләрне кем фильтрлаган?! Акны карадан мин үзем аера алмыйммыни?

Ә криминаллар, экстремистлар өчен фильтр бар бит инде. Законнар җитәрлек. Аларны эшләтергә генә кирәк. Урыс милләте генә титуллы халык дип лаф орган, татарлыгымнан көлгән Жириновский кайчаннан бирле милләтемне кимсетә?! Ә ул иркенләп төрле сайлауларда катнаша. Президент сайлауларында да штатлы хезмәткәр кебек: берсен дә калдырмый, мәңгелек кандидат... Чөнки ул инде фильтрны үткән, ышанычлы.

Миңа никтер кирәкми ул фильтр. Мине кемдер фильтрлавын теләмәс идем. Бары тик закон алдында гына җаваплымын. Кызганыч, законнар бүген үзләре түрәләр алдында җаваплы. Әнә хәзер Югары Ослан районының элекке хакиме Александр Тимофеевны да жәлләячәкләр. 300 млн. сум штрафны каян алсын ул?! Урнаштырылып, ашалып беткән ич инде урланганы да. Хәзер суд приставлары шул хакта сүз кузгата. Сүз уңаеннан әйтим, башкалар кебек үк, Тимофеев та фильтр аша үткән хакимият башлыгы иде.

Димәк, фильтр түгел, тулы ирек һәм законнарның эшләве кирәк, хөрмәтле яңа сайланган президентыбыз Владимир Путин! Халык җүләр түгел, кемне сайласын белер. Ә законга каршы килә торган гамәлләр кылучы адәм, ул кандидатмы, губернатормы, президентмы, гади хезмәткәрме... аерма юк, аның урыны төрмәдә. Әгәр аңа губернатор, я президент булып сайлану мөмкинлеге бар икән, димәк, бу илдә «не все в порядке...»

«Безнең гәҗит»нең бу санында шулай ук башка кызыклы темалар да тәкъдим ителә. Әйтик, кайчандыр ваучерлы булып капиталистка әйләнгән халык бүген ул кәгазьләр белән нишли, «Кол Шәриф» мәчете тирәсендәге вәзгыять, Русия армиясендәге хәлләр, татар дөньясындагы тормыш игътибардан читтә калмас дип уйлыйм.

Илфат Фәйзрахманов
мөхәррир

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG