Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Вартада хиҗаплы кызларны мәктәпкә кертмиләр


Ижауның мөселман мәктәбендә укучылар
Ижауның мөселман мәктәбендә укучылар

Ислам дине әһелләре хиҗап кигән кызларны мәктәпкә кертмәү мәсьәләсен шәһәрнең мәгариф идарәсе белән генә хәл итә алмагач, губернаторга язарга мәҗбүр булган.

Ханты-Манси автоном бүлгесендәге Түбән Варта шәһәрендә яшәүче Таһирә һәм Айгунга хиҗап киеп укырга йөрүләрен тыйганнар. Алар шәһәрнең 15-нче мәктәбендә белем ала. Таһирә 11-нче, ә Айгун 6-нчы сыйныфта укый.

“Правозащита” сәхифәсе хәбәр итүенчә, аларны 2012 елның гыйнвар аеннан мәктәпкә кертми башлаганнар. Кызлар инде икенче чирек укырга йөрми. Әти-әниләре мәктәп мөдиреннән язма рәвештә: “Нигә хиҗап кигән килеш укырга йөрергә ярамый башлады соң?”- дип сораган булган. Директор: “Яңа елдан соң мәктәп низамнамәсе үзгәрде, шуңа күрә хиҗап белән мәктәпкә килергә ярамый”, дип җавап биргән.

Түбән Вартадагы 15-нче мәктәп бинасы
Түбән Вартадагы 15-нче мәктәп бинасы
15-нче мәктәп мөдире Зинаида Ковригина Азатлык радиосына, сүз бөтенләй хиҗап турында бармый, укучыларның эчке кагыйдәләрне үтәве турында бара, дип аңлатты. “Бу кагыйдәләр 2009 елда кабул ителде һәм мәктәп идарәсе шурасы белән килешенде. Бу кагыйдәләр нигезендә, киемнең нинди булуы билгеләнә. Эшлекле кием кию таләпләре куелганда, бөтен төрле баш киемен кию тыела”, диде Ковригина.

Мәктәп мөдире кызлар дәресләргә йөрми дигән сүз дөреслеккә туры килми ди. Хәзер кызларга мәктәпкә хиҗап кияргә ярамаганлыгы турында аңлатуларын да әйтте.

Губернатор әлегә җавап бирмәгән

Таһирә һәм Айгунның әти-әниләре 20 еллап Түбән Вартада яши. Алар чыгышлары белән Кавказдан, ди шәһәрнең имам хатыйбы Марат хәзрәт Гыйлфанов. Кызлар Түбән Вартада туган. Таһирә белән Айгунга мәктәптә хиҗап киюны тыйгач, Марат хәзрәт шәһәрнең мәгариф департаментына мөрәҗәгать иткән булган, мәсьәлә уңай якка чишелмәгән. Аннан ул шәһәр хакимияте белән сөйләшеп карамакчы булган, әмма барып чыкмаган.

“Кызларга хиҗап кияргә рөхсәт итмәгәч, мин шәһәр хакимиятендә эшләүче түрәләр белән очрашып карадым, әмма уртак тел таба алмадык. Аннары кызларның әти-әниләре төбәк губернаторы Наталья Комаровага хат язды, әлегә җавап килмәде”, ди Марат хәзрәт.

Мәгариф департаменты башлыгының кабул итү бүлмәсеннән Азатлык радиосына, ни өчен шалтыратуыбызны белгәч, аңлатмалар булмаячагына ишарәләп: “Түрәбез ялда, аның вазыйфаларын башкаручы Наталья Морозованың сезнең белән сөйләшергә вакыты булмас, бүген ул монда юк, иртәгә дә һәр минуты язылган”, дип әйттеләр.

Марат хәзрәт Гыйлфанов элегрәк тә шәһәрдәге кайбер мәктәпләрдә кызларның хиҗап киюләрен тыярга тырышу очракларының булганын әйтә. Мәктәп мөдирләре белән очрашып сөйләшкәч, барсы да уңай хәл ителә иде, ди ул.

Төбәк җитәкчелегенең мөселманнарга мөнәсәбәте суына

Ханты-Манси автоном бүлгесе мөселманнары диния нәзарәте рәисе, әлеге төбәк татарлары милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Таһир хәзрәт Саматов та мондый хәлләрнең Сургутта һәм башка шәһәрләрдә дә булгалап торуын әйтә. Моңа кадәр сөйләшүләр юлы белән чишелә торган булган ул. Саматов Түбән Вартадагы соңгы хәл белән таныш. Алар да, диния нәзарәте һәм мохтарият исеменнән, әлеге мәсьәләне уңай хәл итү үтенече белән, төбәкнең мәгариф департаментына мөрәҗәгать иткәннәр.

Таһир хәзрәт Саматов
Таһир хәзрәт Саматов
“Түбән Вартада әлеге мәсьәләгә кискен килгәннәр, мин кызларны хәтта мәктәптән дә чыгарганнар икән, дип тә ишеттем. Канун нигезендә мәктәп җитәкчелегенең таләбе дөрес түгел. Без аны хәл итәргә тырышачакбыз, Алла бирсә”, диде Таһир хәзрәт.

Соңгы вакытта Саматов Ханты-Манси автоном бүлгесе хакимиятенең мөселманнарга салкын мөнәсәбәттә икәнлеге сизелеп торуын да әйтә.

Сургутның үзендә дә балалар соңгы вакытта дингә нык тартыла башлады, ди хәзрәт. Ислам дине нигезләрен өйрәтү өчен унлап төркем ачканнар. Шулай ук өч катлы мәдрәсә төзеп, анда да белем бирүне җайлап җибәрергә ниятлиләр. Әмма җитәкчелек аларның эшләрен хупламаган.

“Ханты-Манси, Ямал-Ненец һәм башка төбәкләргә руханилар әзерләү өчен мәдрәсә ачып җибәрергә уйлаган идек, әмма акчабыз юк. Мин төбәкнең яңа губернаторы Комарова белән сөйләшкән идем, ул: “Дин дәүләттән аерылган, без христианнарга да һәм сезгә дә ярдәм күрсәтмибез. Безнең балалар бакчалары, балалар йортлары һәм мәктәпләр төзисе бар”, дип коры гына итеп әйтеп куйды”, дип белдерде Таһир хәзрәт Саматов.
XS
SM
MD
LG