Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар халкы тарихы дәреслеге урысларга нәфрәт уятамы?


24 апрель көнне Казанда Татарстан һәм татар халкы тарихы дәреслекләрендә үткәнне бозып күрсәтүгә багышланган түгәрәк өстәл утырышы узачак.

Әле моннан ун көн элек кенә Русия стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе төбәк һәм этномәдәни үзәге (җитәкчесе Рәис Сөләйманов) Казан мәктәпләрендә урыс теленең кысрыклануына бәйле конференция оештырган булса, иртәгә инде Татарстан һәм татар халкы тарихы дәреслекләрендә үткәнне бозып күрсәтүгә багышланган түгәрәк өстәл үткәрә.

Үзәкнең сәхифәсе язуынча, монда совет заманыннан соң Татарстан тарихы фәнен сәясиләштерү проблемасы тикшереләчәк, аерым алганда Татар тарихына бәйле укыту дәреслекләрендә Русия дәүләте һәм урыс халкына карата дошман образын тудырудагы роле тикшереләчәк.

Имеш, әлеге дәреслекләр аркылы төбәктәге яшьләрдә Русиягә каршы нәфрәт тудыралар икән. Һәм “түгәрәк өстәл”дә шул мәсьәләгә аерым игътибар юнәлтеләчәк.

Темаларга килгәндә, анда Татарстан һәм татар халкы тарихы дәреслекләрендә үткәндәге хәрәмләшүләргә сәяси заказ, мәктәп һәм югары уку йортларында укытыла торган әлеге дәреслекләрдә урысларны сөймәү хисен тәрбияләү мәсьәләсе тикшереләчәк.

Үзәге Мәскәүдә урнашкан Русия стратегик тикшеренүләр институтын элекке тышкы күзләү хезмәтендә эшләгән генерал Леонид Решетников җитәкли. Ул үзенең урыс милләтчелеге, империя карашларында торуын яшерми. Институт оештырган чаралар да шул карашларны тормышка ашыруны алга сөрә.

Шул ук вакытта Татарстан тарихы югары уку йортларында гына түгел, мәктәп програмы буенча да бик сай яки бөтенләй укытылмады. Совет заманында да, хәзер дә шул күренеш дәвам итә дияргә була.

Ә менә 6-нчы сыйныф өчен Преображенский һәм Рыбаков тарафыннан әзерләнгән “Ватан тарихы” китабында татарлар кыргыйлар, кансызлар, хәтта кеше ашаучылар буларак күрсәтелә. Анда татарларның учакта кеше кыздыруларын сүрәтләгән рәсем дә бирелгән.
XS
SM
MD
LG