Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан Казанда консуллыгын ачарга планлаштыра


Казакъстанның тышкы эшләр министрлыгы Казанда үз консуллыгын ачарга планлаштыра. Татарстаннан тыш мондый консуллыкны Кыргызстанның Ош шәһәрендә, Таҗикстанның Хоҗәнт, Беларусның Брест шәһәрендә ачу күздә тотыла.

Әле күптән түгел Казанда да Беларус илчегелегенең бүлекчәсе ачылды. Шулай ук Казанда Иран, Төркия консуллыклары бар.
XS
SM
MD
LG