Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International: Европада мөселманнарны эзәрлеклиләр


Amnesty International хокук яклау оешмасы Европада мөселманнарны эзәрлекләү артуы турында белдерә.

Белгеч Марко Перолини әзерләгән хисапта Франция, Испания, Бельгия һәм Нидерландтан яшәүче мөселман җәмгыятьләре тормышы тикшерелә һәм динилекне күрсәткән берәр билге булганда, мисал өчен яулык бәйләгән хатын-кызларга эшкә урнашу һәм укырга керүдә кыенлыклар артуы әйтелә.

Хисапта билгеләнүенчә, мөселманнар башкалардан артык аерылмаганда Европада алардан проблем юк дигән караш алга сөрелә.

Amnesty International Европа берлеге илләре җитәкчеләрен дискриминация белән көрәш турындагы кануннарны куллануда сакчыл булырга чакыра.
XS
SM
MD
LG