Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гайнетдин: "АКШ илчесе Русия мөселманнары турында бездән дә яхшырак хәбәрдар"


АКШ илчесе Майкл Макфол һәм мөфти Равил Гайнетдин очрашуы Русиянең мөфтиләр шурасында узды
АКШ илчесе Майкл Макфол һәм мөфти Равил Гайнетдин очрашуы Русиянең мөфтиләр шурасында узды

АКШ илчесе Майкл Макфол Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин белән очрашты.

Дүшәмбе көнне Русиянең мөфтиләр шурасында Равил хәзрәт Гайнетдин АКШның Русиядәге илчесе Майкл Макфолны кабул итте.

“Русиянең Европа өлеше мөселманнары дини идарәсе һәм мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, шулай ук Мәскәү мөфтиятенең фән һәм дәүләт оешмалары белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Фәрид Асадуллин вә башка мөселман җитәкчеләре белән очрашу минем өчен зур дәрәҗә булды. Сөйләшү вакытында татар тәм-томнары һәм тәмле чәй белән сыйландык. Сөйләшү кызыклы һәм эчтәлекле булды”, дип язган АКШ илчесе үзенең блогында.

Очрашу турында мөфти Равил хәзрәт Гайнетдиннән дә сорадык.

– АКШның Русиядәге илчесе мөхтәрәм Майкл Макфол белән очрашу аның инициативасы иде, чөнки Русиягә килгәннән соң ул дәүләт кешеләре белән генә түгел, төрле сәясәтчеләр, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм безнең дини җитәкчеләр белән очрашулар үткәрә. Минем белән күрешкәнче ул Патриарх Кирилл белән очрашты, аннан соң Русиянең баш раввиннары белән очрашты. Очрашуда ул үзен таныштырды, Русияне яхшы белүе һәм киләчәктә АКШ илчелеге белән Русия мөфтиләр шурасы һәм шәхсән үземнең электән АКШ илчелеге белән булган мөнәсәбәтләрнең дәвам итүе турында сөйләшү булды.

– Нинди мөнәсәбәтләр турында сүз бара? Уртак чаралармы, укулармы?

– Без һәрвакытта АКШ илчеләре белән хезмәттәшлектә булдык. Алар безгә мөрәҗәгать иткән вакытта АКШта яшәгән мөселманнарны Русиядә төрле безнең конференцияләргә, без үткәрә торган халыкара Коръәни Кәрим конкурсларына килергә ярдәм күрсәттек һәм аларның килүләрен тәэмин иттек. Киләчәктә дә Русия һәм АКШ мөселманнары арасындагы элемтәне ныгытуга һәм безнең алар белән хезмәттәшлекне булдыруга АКШ илчесе ярдәмен күрсәтсен, моны дәвам итсен дигән ният әйтелде бу очрашуда.

Шуны да әйтергә кирәк, элек Русиядән чыккан, бүген инде АКШ ватандашлары булган милләттәшләребез дә яши Америкада. Алар илнең төрле штатларында яши, Америка ватандашлары буларак алар илләренә гадел хезмәт итә, әмма шулай да ата-бабаларының ватанын онытмыйча, милли гореф-гадәтләрне һәм динне саклап диаспора һәм мәхәлләләр булып яшәп киләләр. Шуңа күрә анда яшәгән милләттәшләребез белән дә элемтәләрне киләчәктә киңәйтәсебез килә, яңадан ныгытасыбыз килә. Бу юнәлештә безгә һичшиксез АКШ илчесе ярдәм итә ала. Милләттәшләребезнең Русиягә килүенә, безнең милләттәшләребезнең АКШка барырга, АКШ һәм Канадада үткәрелә торган татар сабантуйларына баруын булдыру да - АКШ илчелеге эшенә кагыла торган мәсьәлә. Бу мәсьәләләр турында да сөйләштек.

– АКШ илчесе Русия мөселманнарының проблемнары белән кызыксынамы, алар турында хәбәрдармы? Сездә нинди тәэсир туды?

– Мөхтәрәм илче миндә уңай тәэсир калдырды, чөнки ул Русияне бик яхшы белгән кеше. Икенчедән, аларның Русиядә барган демократик үзгәрешләрне күзәтеп барганын бик яхшы аңладым. Шулай ук очрашу дини оешмалар арасында булган мөнәсәбәтләр, дингә дәүләтнең мөнәсәбәте, Русия җәмгыятенең мөнәсәбәте турында алар бездән дә яхшырак хәбәрдар икәнне күрсәтте. Мөселманнар хәзер интернетта үзләре дә җәмгыятьтә барган төрле үзгәрешләр турында җиткереп тора, шуңа күрә илче белән сөйләшкән вакытта аның бөтен әйбердән дә хәбәрдар булганы ачыктан ук күренде. Мөселманнарның төрле проблемалары турында, мисал өчен кайбер регионнарда мәчет төзелеше өчен җир алуның проблема булуын, җирле түрәләрнең Русия президенты һәм хөкүмәте сәясәтен аңлап бетермәгәнен белә илче.

– Бүгенге көндә Русия мөселманнарының иң зур проблемы нинди?

– Бүгенге көндә Русия мөселманнарының иң зур проблемасы ул – бердәмлек юклыгы. Бердәмлек булса, бертавыштан бөтен кыенлыкларны без хәл итә алыр идек. Русия дәүләте күпмилләтле, күпдинле дәүләт. Бу безнең Конституциядә дә язылган. Шуңа күрә, мондый дәүләттә мөселманнарның да тигез хокуклы ватандашлар икәне онытылмасын иде.
XS
SM
MD
LG