Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:15

Европа татарлары альянсын киләсе елның февралендә Брюссельдә теркәргә планлаштырыла. Акчаны төрле грант проектлары аркылы Европа парламентыннан алмакчылар.

Бу көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессының Клайпедадагы күчмә утырышында Европа татарлары альянсын булдыру хакында сөйләшкәннәр. Клайпедадагы татар җәмгыяте рәисе Флюр Шәрипов әйтүенчә, узган елны бу хакта Европа татарлары арасында сораштыру да үткәргәннәр. Һәм аларның күпчелеге моңа риза булуын әйткән. Шулай да араларында моңа ышанмаучылар да булган.

Татар конгрессы Европа татарларының әлеге башлангычын хуплаган. Русия тышкы эшләр министрлыгының ватандашлар белән эшләү департаментына аның проекты да җибәрелгән булган. Инде аннан да ризалык алынган. Хәзер департаментка һәм Татарстанга финанс чыгымнар проекты юлланган.

Флюр Шәрипов

Флюр Шәрипов

“Бельгиягә оешманы теркәргә барыр өчен шактый гына чыгымнар да кирәк. Мисал өчен, Латвиядә генә дә дүрт татар оешмасы бар һәм аларның һәрберсенең җитәкчесе киләчәк. Бу шактый кешеләр җыелачак дигән сүз. Юлга, яшәргә акча күп кирәк булачак”, ди Шәрипов.

Альянс беренче чиратта Европада Татарстанны, татарларны таныту максатын куя, чөнки Шәрипов әйтүенчә, хәзергә безнең республиканы Европа халкы белми. Моннан тыш,грантлар проектлары тәкъдим итеп Европа парламентыннан акчалар алу мөмкинлеге дә зур икән.

“Европа парламентында азчылык халыкларның телләрен, мәдәниятләрен саклау һәм башка шундый программалар күп. Әгәр татарлар берләшеп грант проектын эшләп тәкъдим итсә бу акчаларны ала алачакбыз. Ләкин берәм-берәм эшләгәндә бу килеп чыкмаячак”, ди ул.

Европа татарлары берләшергә тиеш

Яңа альянска җитәкчене ике елга бер тапкыр төрле илләрдән сайлап кую планлаштырыла. Грант проекты башлангычы белән дә рәислек иткән ил чыгачак, ә башка Европа илләрендәге татарлар аларга партнерлар буларак кушылачак дип күзаллана.

“Яһүдиләрнең андый альянсы бар инде. Алар Бельгиядә теркәлү узган. Урыслар да зур эшләр алып бара. Татарлар да бит Татарстан белән Башкортстанда гына яшәми, йөзләрчә еллар Европада гомер кичергән татарлар шактый. Шул ук вакытта алар беркемгә комачауламыйча үз мәдәниятен саклап кала алган. Хәзер без үзебезне Европаның күпмилләтле гаиләсенә керүче халык буларак күрсәтергә тиеш”, ди Шәрипов.

Аның сүзләренчә, Европа татарлары альянсы капкалары һәркем өчен дә ачык һәм беркем дә монда үзен бу оешмага кушылучы буларак кына хис итәргә тиеш түгел.

“Без бергәләп оештырып, әкрен-әкренләп эшне алга алып барырга тиеш. Менә узган ел сораштыру уздырдык. Хәзер конгрессның күчмә утырышы шуңа багышланды. Анда Эстония, Латвия, Польша, Бельгия, Калининград, Беларус республикасыннан татар оешмалары җитәкчеләре, Татарстаннан вәкилләр килгәннәр иде. Киләсе елның февралендә инде оешманы теркәү карала. Эш шулай барырга тиеш”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG