Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Милли хәзинә” Тукай көненә әзерләнә


Матбугат конференциясенә катнашкан "Мизгел" халык театры җитәкчесе һәм режиссеры Марсель Җаббаров,"Милли хәзинә" бәйгесенең жюри рәисе Зилия Язгилдина, филология һәм сәнгать институты директоры, галим Рәдиф Җамалетдинов (у)
Матбугат конференциясенә катнашкан "Мизгел" халык театры җитәкчесе һәм режиссеры Марсель Җаббаров,"Милли хәзинә" бәйгесенең жюри рәисе Зилия Язгилдина, филология һәм сәнгать институты директоры, галим Рәдиф Җамалетдинов (у)

25-27 апрель көннәрендә Казанда студентлар арасында “Милли хәзинә” дигән халык иҗаты бәйге-фестивале оештырылачак. Әлеге бәйге белән татар яшьләре арасында әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну, хөрмәтне арттыру һәм халыкара дуслыкны тагын да ныгыту максаты куела.

Бәйге-фестиваль быел өченче мәртәбә оештырыла. Идел буе яшьләре арасында уздырылучы бу чарага быел Башкортстан, Чуашстан республикаларыннан, Оренбур, Киров һәм башка төбәкләрдән 250дән артык сәләтле яшьләрнең килүе көтелә.

Бәйгенең беренче елында бу фестиваль педагогика югары уку йортларының татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә укучы студентлар арасында гына уздырылган. Узган елдан башлап булачак укытучыларга, гадәти университет студентлары да кушылган.

Узган елгы бәйге-фестивальләрдән бер күренеш.
Узган елгы бәйге-фестивальләрдән бер күренеш.
Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышлап махсус уздырылучы әлеге бәйге-фестивальдә катнашучылар традицион вокал, инструменталь жанр, хореография, нәфис сүз, вокаль-инструменталь ансамбль кебек номинацияләрдә көч сынашачак.

“Милли хәзинә” бәйге-фестивален оештыручылардан филология һәм сәнгать институты директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов, бу бәйгене 2013 елдан башлап 21-22 февраль көннәрендә – Халыкара ана көненә туры китерелеп үткәрергә тырышачакларын белдерде.

Узган елгы бәйге-фестивальләрдән бер күренеш.
Узган елгы бәйге-фестивальләрдән бер күренеш.
Җамалетдинов бу үзгәрешне, әлеге бәйгегә тагын да күбрәк студентны җәлеп итәргә теләүләрен, чөнки апрель ахырында Русиянең күп кенә төбәкләрендә студентлар язы фестивальләре узуын белдерде. Шуңа күрә ике фестивальне берүк вакытка туры китермәскә теләүләрен ассызыклады.

Габдулла Тукай туган көнгә багышлап соңгы тапкыр үтәргә мөмкин быелгы “Милли хәзинә” бәйге-фестиваленең сайлап алу туры 25-26 апрель көннәрендә филология һәм сәнгать институтында узачак. Гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 27 апрельдә булачак.
XS
SM
MD
LG